Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 26 » ТАШБИЛГЕ
ТАШБИЛГЕ | 22:43:00 |
Ташбилге авылы шәһри Болгардан күчеп килгән Мөслим баба вә аның кардәш кабиләсе тарафыннан моннан берничә йөз еллар алда корылган бер авыл икән.
Мөслим баба бик галим һәм йөрәкле кеше булган. Аның игътибары шәһри Болгарның олуглары каршында да зур булган. Шәһри Болгар ханы да Мөслим бабаны олылый, хөрмәт күрсәтә торган булган.
Ташбилгедә моннан берничә йөз еллар алда Мөслим баба нәселеннән Хисаметдин Шәрәфетдин углы* дигән бер галим яшәгән. Хисаметдин хәзрәт күп җирләрне йөргән, күп илләрдәге галимнәрдән укыган бер кеше булган. Ул китап язган. Шәкертләр тәрбия кылган. Аның мәдрәсәсендә зур галимнәр чыккан. Хисаметдин хәзрәтнең «Тәварихы Болгария» исемле бер китабы әле дә халык тарафыннан яратып укыла торган тарих китапларыннан санала.
Хисаметдин хәзрәтнең һәм аның бабасы Мөслим бабаның үзенең дә каберләре Ташбилге авылының Изгеләр өсте басуы дип йөртелә торган кырның Озын алан тау башы дигән тауның өстендә, Озын алан чокырына таба төшкәндә уң якта, көнчыгыш ягында.
Моннан берничә еллар алда гына бу бабаларның кабер ташлары да сәламәт булган. Хәзерендә Олы Мөхәммәт дигән шул замандагы икенче бер зур галимнең кабер ташы гына ачык танырлык булып калган. Башкалары кайсы җыгылып, ватылып беткән, кайсыларын урыслар, кубарып алып, мунча ташларына, бусагаларга куеп бетергәннәр.
Хисаметдин Шәрәфетдин углы — Хисаметдин бине Шәрәфетдин Болгари-Мөслими, XVIII гасырның ахырында — XIX гасырның башында яшәгән. "Тәварихы Болгария" ("Болгар тарихы") исемле хезмәтнең авторы. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 2384 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|