Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 26 » ШӘҺРИ БОЛГАРДАН ЧЫККАН ЯМБАКТЫ, МӨСЛИМ ҺӘМ РӘҖӘП АВЫЛЛАРЫ
ШӘҺРИ БОЛГАРДАН ЧЫККАН ЯМБАКТЫ, МӨСЛИМ ҺӘМ РӘҖӘП АВЫЛЛАРЫ | 22:35:19 |
Безнең Болгар җирендә бик рәхәт, бик муллык булган. Басуларда иген-тару бик уңган, урманнарда җәнлекләр һәм төрле җиләк-җимеш, калын агачларда бик күп бал корты илләре булган. Алардан күп итеп бал ала булганнар. Көз көннәрендә шул урманнардан хисапсыз чикләвек җыйганнар. Суларында, инешләрендә бик күп су хайваннары булган.
Шәһри Болгарда зур сәүдә булган. Аның базарында безнең бабайлар ашлык, чикләвек, һәртөрле хайван тиреләре илтеп сата булганнар.
Безнең шәһри Болгар илендә тормыш иркен һәм рәхәт булганга күрә, Болгар йортына бик еш җау чабулар булып торган... Юлбасарлар, зуррак көймәләргә төялеп, Болгар йортына чапкынлык итеп талап, яндырып, малларын-туарларын үзләре белән алып китә булганнар. Юлбасарларның талау, үтерү, яндыруларыннан иза булган шәһри Болгарның ханы, олылары тынычлык эзләп, үзләренең нәселләре белән шәһри Болгарның тирә-җиренә, урман эчләренә таралып китеп, шунда тора башлаганнар. Шул чорда Ямбакты баба, үзенең нәсел-ыруы белән шәһри Болгардан чыгып китеп, кара урман эченә Янбакты авылын корган, ди. Мөслим баба, үзенең туган-тумачалары белән шәһри Болгардан китеп, Ташбилге авылын корган, ди. Рәҗәп баба, үзенең иптәшләре белән шәһри Болгардан китеп, Рәҗәп авылын корган, ди.
Ямбакты баба үзенең Алтынбикә исемле кызын Ташбилге Мөслим бабаның улына биргән, ди. Алар һәрвакытта Гәрәй хан каласы яныннан үтеп киткән яшерен урман юлыннан бер-берләренә катышып килеп йөриләр икән. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 770 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|