Воскресенье, 12.05.2024, 00:20:27   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 1 » АКСАК КАРАТУН
АКСАК КАРАТУН
16:31:16
Аксак Каратун дигән әрхәрәй булган. Аның исеме тәварихларда Лука Канашевич языладыр. 1738 нче елда Казанга әрхәрәй булып килгәндер. Бу Аксак Каратун дигән әрхәрәй булгач, казан мөселманнарын чукындырмак ният кылып бу эшкә багыйс әүвәл бу булыпдыр: башта бер сәүдәгәр (фәләннәрнең бабасы дип әйтер иде) Идел буе калмыкларыннан берничә яшь угланнар сатып алып килгән икән. Шуларны ул заманда бер мөәзин (аның һәм исеме хәтеремнән чыкты; әткәй фәләннәрнең бабасы, дип исеме белән сөйләр иде) иман тәлкыйн кылып, мөселман итептер.

Янәдән Гайса баба дигән бер баба бар икән (Шумрушный Гали дигән вә һәм Шайтан Шәриф дигән адәмнәр шул Гайса бабаның нәбирәләреннән икән; моннан мөкаддәм егерме еллар чамасында вафатлардыр вә һәм Гайса бабаның, кече хатыныннан туган балалардан килгән нәселләр, хәзердә тентә Габдулла диерләр, сәламәтләрдер; хәзер дә халык арасында, аналарына нисбәтән, тентәнекеләр диерләр; язуда һаман фамилияләре Гайсин дип языладыр). Шул Гайса баба ул калмык балаларын сөннәткә утырткан икән. Ахыр бу эш урыс түрәләренең колагына төшеп, бу өч кемсәнәләрне алып, һәртөрле газап белән ахырында чукындыргач, Гайса бабаны чиркәү астына ябып асрап, ахыр шунда картаеп вафат булмышдыр. Әмма баягы сәүдәгәр, урыс диненә ихлас куйган булып, хәтта бер мөселман юлыкканда аркан әйләнеп һәм мөселманнарның йөзенә карамаган булып, әрхәрәйне ышандырыр икән. Ләкин үзе иманында сабит булып мөәзин (белән) Мәскәүгә китмәккә сүз куешып, вәгъдәләшеп Мәскәүдә юлыкышмакчы булганнар. Ахыр мөәзин, ничек булса, Казаннан китеп, сәүдәгәр ялгыз калгач вә һәм әрхәрәй бу сәүдәгәрнең урыс диненә ихласы бар кебек сизгәч, Казаннан ераграк, эчкәрерәк әтрафлардан кара халыкны — Нугай юлы вә һәм Закама халкын димләп, чукындыру хезмәтен кушыпдыр.

Никадәр аракы, прәннек, зөннар вә һәм берничә мичкә кач биреп чыгарып җибәрелдер. Мәзкүр сәүдәгәр Казаннан чыгып киткәч, бер уңай урында ул нәрсәләрне сатып хәреҗгә акча ясап, шул хәреҗ белән Мәскәүгә барылдыр. Мәскәүдә Ока суында коенганда мөәзин белән сәүдәгәр бер-берсенең колач салуыннан танып юлыгышыплар. Шуннан соң патшага Казан татарларының әрхәрәидән тарткан җәфаларын күрсәтеп кәгазь биреп, шуннан үзләре Истамбулга качыплар. Ул арада әрхәрәй үзенең һаман мөселманнарга җәбер кылуында мәсыйр булып, бистәне яндырып вә һәм мәчетләр, өйләр салырга рөхсәт бирмәенчә, мөселманнарны издихамда калдырып вә һәм «чукынсагыз торыгыз, чукынмасагыз шәһәрдән чыгыгыз» дип кысып, күп яманлыклар кылыр икән. Бистәдә ул заманда таш мәчетләр юк икән. Агач мәчетләр һәммәсе янган икән. Шул заманда намаз укыр өчен бистә халкы кабыктан салаш ясап, шунда намаз укыр икән. Ул салашлар өстенә Аксак Каратун качлар куйдырыпдыр. Качны мөселманнар чалгы белән кисеп төшерепләр. Ул арада бистә янган — һәммә җире пусто булып, кеше буе алабута, кычыткан, тигәнәк үсеп, халык алабута эчендә ятыр икән. Бистә халкының олуглары — Ишбулат мулла углы Габдерәзак дигән кеше икән. Аксак Каратун аңа бигрәк каныгыр икән, ягъни халыкны чукындырырга ирек бирмидер, нәсихәт кыладыр дип, кешеләр җибәреп, мөселманнарны кыйнап, сугып тәгъзиб кылырлар икән.

Ул вакытта бистәдә Чумарлар бабасы Йосыф дигән вә һәм Нәкә Сәйфулла атасы Ибраһим дигән, бик һиммәт егетләр бар икән. Алар Аксак Каратуннан килгән кешеләргә каршы — алабута арасыннан күсәкләр күтәреп чыгып, «монда ник килдегез, сезгә ни кирәк?» дип каршы торырлар икән. Аксак Каратун кешеләре:— Кая Габдерәзак? — диерләр икән.— Менә Габдерәзак! — дип, Йосыф бабай белән (бу Йосыфлар нәселе шәҗәрәбездә бардыр. Аит Мөхәммәтҗан шәҗәрәсендә) Ибраһим күсәкләрен күрсәтерләр икән. Шулай итеп Габдерәзак бабайны Аксак Каратун кулына төшермәенчә сакларлар икән. Аксак Каратун урамнар чатына качлар утыртып, урамнарда драгуннар йөртерләр икән, ягъни халык җыелып бер-бер эш кылмасыннар дип. Безнең егетләр моңа бигрәк үчегеп, төнлә ялгыз-ярым йөргән урыс-улакны тотып үтереп күлгә ташларлар икән вә һәм качларны суырып ташларлар икән. (Риваять буенча, Яңа бистә шул вакытта салынгандыр. Аксак Каратунның җәфасына чыдый алмыйчы, Тихвинский урамдагы вә һәм Сәерләр урамындагы кешеләр, күчеп китеп, Яңа бистә урынына барып утырганнар, имеш.)

Вә һәм шул заманнарда югарыда мәзкүр булган мөәзин белән сәүдәгәр, Истамбулга барып, хәлифәгә урысның мөселманнарны дин турысында кысып газаплаганын гарыз иткәч, урыска Истамбулдан илче килепдер. Аннан соң патша һәм уянып, Казанга әмер җибәргән. Аксак Каратунны, төшереп, Зөя монастырена япканнар. Шунда күп гомер сөреп, ахырында йөзе тискәре әйләнеп вафат булмышдыр. Безнең бистә халкы Мәкәрҗәгә барганда монастырь ишек алдына койма ярыгыннан карарлар икән. Аксак Каратун һаман арлы-бирле шунда йөрер икән; йөзе тискәре килгән икән. Патшаның әмере белән Аксак Каратунны төшереп монастырьга куйганнан соң, мөселманнар бераз иркенләп, йортлар һәм мәчетләр сала башлаганнар. Ул заманда, ягъни тәкърибән 1750 нче елларда, князь Мещерский дигән генерал-губернатор яки бәгъзеләрнең риваяте буенча, Мусин-Пушкин дигән губернатор мөселманнарга үзе төшеп, йорт урыны үлчәп биргән. Хәзердә Захарский урам диерләр. Җиһанша байлар урамы һәм аннан ары Пләтәнгә чаклы һәммәсе шул губернатор үлчәп биргән җирләрдер. Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләре әйтәдер: бу сүзләрне әткәбез Сөләйман үзенең атасыннан риваять кылып сөйләр иде, диер. Янә Сәгыйд мөәзин үзенең атасыннан риваять кыладыр (вә һәм Рәхмәтулла Әмирхановның риваяте): бу Аксак Каратун заманасыннан соң — ягъни Әби патша заманасында, Екатерина Вторая заманасында — тәкърибән 1770 нче елларда Әби патша Казанга килгәч, мөселманнарның һәм олуг байлары Әби патша катына кереп гарызнамә биргәннәр, бистәгә таш мәчет салырга рөхсәт сорап. Вә һәм Әби патша, Казан байларының гарызын кабул итеп, таш мәчет салырга рөхсәт биргән вә һәм мәчет урынын үзе килеп тәгаен кылган; вә һәм мөселманнарны бик яраткан; Казанда торган мөддәтендә һәмишә мөселман арасына төшеп: «Урыстан җәфа күрмимсез?»— дип сорашып йөргән. Мөселманнар бер дә урыстан шикаять кылмаганнар.

Багыйс — сәбәп, сылтау.
Иман тәлкыйн кылу — иманга инандыру.
Нәбирә — онык.
Сабит — нык.
Закама — Кама аръягы.
Зөннәр — билбау.
Кач — тәре.
Хәреҗ — чыгым, расход.
Мәсыйр булу — дәвам итү.
Издихамда калдыру — кысуны дәвам иттерү.
Тәгъзиб — газап.
Һиммәт — сәләтле, тырыш, гайрәтле.
Кач (хач) — тәре.
Гарыз итү — белдерү, аңлату.
Тәкърибән — якынча.
Гарызнамә — гариза.
Һәмишә — һәрвакыт, өзлексез.
Шикаять — зарлану.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2499 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz