Тарада Алемшак атлы кеше булган. Ул үзе инородец икән. Алемшак, яхшы пар ат җигеп, бер мишәрне алып, Мәскәүгә киткән. Юлда кунган төштә алтын калдырып китә икән: «Мондый кеше узганны әйтмәгез»,— дип. Барган Мәскәүгә повозка белән. Мәскәүгә барып җиткәч, Николай патшага кергән. Кергәннән соң патшага:
— Инородецтан солдатка алу булмасын,— дип әйткән. Аннары Николай патша мишәр белән икәвенә кәгазь язып биргән:
— Бу кәгазьне өеңә кайтып җитмичә ачма!—дигән.
Алемшак кәгазьне алып чыккан да ертып укыган. Патша рөхсәтне өч кенә елга биргән икән. Алемшак әлеге кәгазьне тотып кире кергән Николай патшага. Николайның хезмәтчесе, моның кире кергәнен күреп, этләрне бушаткан. Алемшак этләрне дә алып аткан, хезмәтчеләрен дә алып аткан да, Николайга кергән. Мишәргә әйткән:
— Сораусыз баш чапма,— дигән, кылычын тартып алган.
Алемшак Николай патшага әйткән:
— Син нигә бу кәгазьне өч кенә елга кылып бирдең? Николай патша үзе төшкәнче инородецтан солдат алу булмасын, дип язып бир! — дигән. Патша шулай дип язып биргән.