Суббота, 11.05.2024, 15:38:04   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 2 » ҖАНБАЙ БАБАЙ
ҖАНБАЙ БАБАЙ
13:40:15
Җанбай бабай минем картәтинен әтисе инде ул. Әти сөйли торган иде аның турында.

Элек бу якта бакыр заводлары булган. Аның хуҗасы Демидов икән. Заводын өч җирдә: Уинскида, Югосокинда, Ашапта корган. Бик бай кеше булган.

Элек безнең якын-тирәләрдә шахталар да булган. Шунда бакыр чыгарганнар. Аны Ашапка алып барып эреткәннәр, бакыр ясаганнар. Якын-тирә урманнарда күмер яндырганнар. Күмер шуңа кирәк: бакыр эреткәндә бер кат бакыр руда, бер кат күмер салып, шулай эреткәннәр.

Ашап дигән җир ул безнең авылдан ерак түгел, урыс авылы. Завод шунда булган. Ә безнең авыл ул заводлар салынганчы ук зур авыл булган. Аның кайчан төзелгәнен белеп тә булмый. Шул завод хуҗалары безнең авылны гел кысрыклап торганнар. Ызгыш-талашлар күп булган. Шул җир ягыннан килеп чыккандыр инде.

Ләкин безнең Җанбай бабай аларга бик ирек бирмәгән, безнең авылныкыларны төрлечә яклап килгән. Үзе бик гыйлем кеше булган ул, русча да белгәндер инде. Шуның өчен заводныкылар моны яратмаганнар. Аннан котылырга тырышканнар.

Бервакыт, хәйлә корып, болай иткәннәр: моның өенә бер Бохар исемле кешене акча ясарга керткәннәр. Ул шундый фальшивый акча ясый торган кеше булган.

Шуннан соң заводныкылар ызбаны коршап алганнар. Җанбай бабайның Нәүширвән исемле малае булган. Шул малай катнер түбәдән кирпечләр белән ора икән тегеләргә. Барыбер Җанбай бабайны тотканнар. Ә теге акча ясаучыга тимәгәннәр, җибәргәннәр аны. Җанбай гаепле булып калган. Табра басканнар моңа. Элек гаепләнгән кешеләрнең маңгаена, тимер кыздырып, табра басу булган. Аннан соң моны Себер җибәргәннәр инде. Акча ясаган кешене элек Себер җибәрәләр иде бит. Богаулап алып киткәннәр Җанбай бабайны. Шуннан сон егерме ел каторгада була. Срогы тулгач моны вольный Себергә чыгаралар. Вольный булса да, өенә кайтырга булмаган инде. Бервакыт бу качып кайтырга була. Забайкалдан башлап Кәтеринбурга кадәр килеп җиткән бу. Җәяү килгәндер инде, зур станцаларга кермәгән, тотарлар дип куркып. Тимер юлдан читтәрәк утырган авыллар аша килгән. Ашамлык юнәтеп, тамак туйдырып, шулай кайткан да кайткан бу.

Шул вакыттарак улы да авылдан чыккан икән әтисе янына барырга дип. Нәүширвән дә Кәтеринбургка кадәр килеп җиткән, ди. Болар шунда очрашалар. Гөнаһ шомлык, шунда Җанбай бабайны тотып алалар да тагын кире Себергә җибәрәләр. Малае, мескен, кайтып китә авылга. Шуннан кире кайта алмаган инде Җанбай бабай. Новониколаевскида, Амур елгасы буенда үлеп калган.

Коршау — камау, урату.
Катнер түбә — чорма.
Табра — кләймә, тамга.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1682 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz