Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 1 » ӘБҮБӘКЕР
ӘБҮБӘКЕР | 16:52:41 |
Нарат-Елганың Мөслим ягындагы кыр капкасыннан алып Мөслим сыртына кадәр җирләр сукаланмаган булган. Халык аны печән чабып файдаланган. Менә бервакыт, җиләкләр пешеп өлгерә башлаган чакта, унике яшьлек бер кыз бала хәзерге таш утыртылган зират турысында җиләк җыеп йөри икән. Шулвакыт якыннан рус туе үтеп бара икән. Туйдагы кешеләр гармуннар уйнап, җырлап барганнар. Туй алдындагы мәдәк арбасының алдына икона беркетелгән булган. Туйдагы кешеләрнең күбесе исерек икән. Әлеге җиләк җыеп йөрүче кыз туйның янына ук килгән. Шулвакыт бер егет бу кызны мәдәк арбасына күтәреп салган. Кызны алып киткәннәр. Кыз кычкырган, елаган.
Шул вакытта Нарат-Елга авылының Әбүбәкер исемле урта яшьтәге бер кешесе килеп чыккан. Әбүбәкер туйны туктаткан да кызны бирүләрен сораган. Тегеләр бирмәгәннәр. Әбүбәкернең кулында балтасы булган, ул урманнан кайтып килә икән. Ул, каты ачуланып, кызны җибәрүләрен таләп иткән. Тегеләр кызны арбадан төшерергә мәҗбүр булалар. Ләкин Әбүбәкерне җибәрмичә, Нарат-Елгага кайтып, старостага алып баралар да исемен, фамилиясен язып алалар. «Менә бу кеше туебызны туктатып, иконабызны хурлады»,— дип әйтәләр. Әбүбәкерне судка бирәләр. Суд үлем җәзасына хөкем итә. Әгәр чукынса, үлем җәзасын алмаштырырга булганнар. Ләкин Әбүбәкер моңа риза булмаган. Аны төрле рәвештә җәзалаганнар. Соңыннан мунча себеркесенә керосин сибеп, себеркене аркасына бәйләп, ут төртеп яндырганнар. Әбүбәкерне, васыяте буенча, туйны туктатып, кызны коткарган урынга кабер казып күмгәннәр. Таш утыртканнар. Ташның язуы без яшь вакытта шактый таныла иде. Хәзер кителеп танымаслык хәлгә килгән. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1820 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|