Суббота, 11.05.2024, 16:46:21   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 6
Гостей: 6
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 25 » БӘЧЕК
БӘЧЕК
21:38:27
Бу Бәчек авылы дәхи күптәнге авылдыр. Иң әүвәл бу Бәчек авылына Болгар яки Биләр шәһәре тарафыннан өч кеше килеп утырганнар. Алар Бәчек баба, Әнчек баба, Янчек баба — агай-эне булганнар. Олугсы Бәчек баба диерләр икән. Авыл аның исеме белән аталгандыр.

Бу Бәчек авылы кадим заманда зур авыл булган. Җирләре кечерәк булу сәбәпле, бәгъзесе Әлмән авылына, бәгъзесе Кармыш авылына күчкәннәр. Элгәре заманда кеше теләсә кайда авылдан авылга күчеп йөргәннәр. Аннан соң 1782 нче елларда үз ихтыяры белән авылдан авылга күчүне мәныг кылынган.

Хәзердә Бәчек авылы зияратында бер таш бар; күп сүзләре уалып төшкән, укырга мөмкин түгел. Без, мулла Нигъмәтҗан вә һәм Габделкави белән барып, укып язып алдык. Калган сүзләре бары ошбудыр: «Тарих тукыз йөз йетидә» дигән сүз күренә вә һәм «Шәгъбан бине Әсәд» дигән сүзе бар. Моның язылганына һәм дүрт йөз елга кариб, ягъни язылганына 383 еллар буладыр. 1490 нчы елларда язылгандыр; Казан алынмастан күп элгәредер. Риваять кылалар: Шәгъбан бине Әсәд дигән адәм Бәчек авылында бик зур голәмадан, кәрамәт иясе адәм булган, имеш, диләр. Хәтта бәгъзе картларның риваяте буенча, ул ташны ниндәен кеше язып куйганын белгән адәм юк. Гүяки таш шунда үзеннән-үзе булган, имеш, диләр.

Илле җиденче ел Бәчек авылының Сәйфулла мулла әткәмез мәрхүмгә сөйләгәне хәтеремдә калгандыр: кайда булса да бер җирдә мөдәррис булып дәрес әйткән адәмдер. Бик иске заманда Шырдан белән Бәчек авылы арасы тоташ бик зур урман булган. Адәм заты аяк баскан җир түгел, юл юк икән. Бәчек авылының берәү, Усман дигән кеше, Шырданнан кыз алган. Бәчек авылыннан туры юл ачкан. Имән башыннан имән башына карап, имәннәрне кисеп чыгып барган. Аннан соң ат белән йөрерлек юл ачкан. Шул сәбәпле Бәчек авылы белән Шырдан арасындагы юлны хәзердә дә Усман юлы дип йөртәләр; искедән калган исемдер.

Кәрамәт иясе — изге, могҗиза күрсәтә алучы.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2090 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz