Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2011 » Август » 2 » БӘКЕР
БӘКЕР
15:40:38
Безнең авылда Бәкер исемле атаклы юлбасар булган. Шул Бәкернең галәмәтләре халык телендә сөйләнелә. Ул, гадәттә, базарга бара икән дә байлардан күчтәнәч сорый икән. Күчтәнәч бирмәсәләр, шул төнне саран байны талап чыгып китә икән. Бервакыт ул Батталов исемле бай йортына барган да күчтәнәч сораган. Байның күчтәнәч бирәсе килмәгән. — Артыгы белән алам! — дигән ул аңа.— Бүген төнлә көтеп тор! Бай ышанмаган. Болар бәхәсләшкәннәр, ничәдер сумга. Батталов складларын, кибетләрен сакларга дүрт каравылчы куйган. Үзе дә төн буе йокламый чыккан. Бәкер өенә кайткан да йокларга яткан. Сызылып тан ата икән. Бәкер уянган. Иптәшләре белән атларны җиккәннәр дә бай йортына киткәннәр. Каравылчылар да, бай да таң атканчы утыргач, «инде юк» дип, йокларга яткан булганнар. Шул арада Бәкер килгән дә, күз ачып йомганчы, кибеттәге малларны төяп юкка да чыккан. Бер көн үткән. Бәкер Баттал бай янына килгән. — Ничек, исән-саулыкмы? — ди икән. Бай сер бирергә теләмичә: — Бик әйбәт, бернинди хәвеф юк,— дигән. Аның спор акчасын бирәсе килми икән. — Бик яхшы алай булгач, миңа шул гына кирәк иде,— дигән дә Бәкер, өенә кайтып киткән. Бәкер киткәч, Баттал бай куркып куйган һәм хезмәтчесе аша тиешле сумманы җибәргән.
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 668 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]