Суббота, 11.05.2024, 09:12:31   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 2 » БӘРӘЗӘ ВАКЫЙГАЛАРЫ
БӘРӘЗӘ ВАКЫЙГАЛАРЫ
13:50:03
1877 елда, Россиядә Романов нәселеннән Александр Александрович патшалык иткән вакытта, халык арасында «патша бар татарларны христиан итә имеш» дигән хәбәр таралган. Өяз халкы тавышланып, кайнап, вулысларда архивларны саклап яткан. Шуннан Казан губернаторы, өч рота солдат алып чыгып, вулыслардагы урыс авылларыннан крестьяннарны мобилизовать иткән. Жандармнар татар авылларында йорт башыннан бер хуҗа исәбеннән кешеләрне вулыска җыйган. Җыелган халыкны салкын кыш уртасында басуга чыгарып, карга утыртып, әйләнәсеннән әтрәд белән чолгатып алганнар, һәм йөге-йөге белән рузгы китереп, рәхимсез рәвештә сукканнар. Иң элек вулысны саклаучыларны сукканнар. Аннан һәр авылның старосталарын кыйный башлаганнар. Чишендереп, карга салып, вулыстагы урыс авыллары крестьяннары суккан. Шуннан үлгән кешеләр дә булган. Кыш көне рәхимсез суыкта кырда яланбаш утырып, кешеләрнең колаклары өшегән. Әгәр берәрсе башына бүрек кисә, яисә күтәрелеп караса, стражниклар җитәкләп алып китеп сукканнар. Бәрәзә авылыннан бик күп кешеләр сугылган.

Габдулла дигән кешесе бер сугылганнан соң бүреген кигән икән, «бүреген кигән» дип тагын бер сукканнар. Үлә язган, бер ел яткан тазара алмыйча. Бу чакта Бәрәзә старостасы түбән очның Габдерәшит Биктимере икән. «Уһу Биктимере» дип мәшһүр. Аны да бик каты сукканнар, үлгәннән калган. Әтнә вулысын кыйнап Мәңгәргә күчкәндә, кеше кыйнаучы Соңгыр урыслары, эчеп-исереп, аларны Әтнәдән атка төяп чыгарып җибәргәннәр.

Аннан бу хәлләрне Казан байлары патшага телеграмм белән белдереп, кайсы вулыстадыр губернаторга патшадан телеграмм килгән, һәм ул кыйнауны туктатып кайтып киткән. Казанның военный нәчәлниге, әтрәд бирсә дә, мылтык бирсә дә, боевой патрон бирмәгән, холостой патрон биргән. Шул сәбәптән судта нәчәлник акланган. Губернатор атылырга булып*, Казаннан качып чыккан да, өяздә йөргәндә Галич юлында үзен-үзе атып үтергән, дип сөйләделәр.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1210 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz