Воскресенье, 12.05.2024, 00:47:57   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 4 » БАРАБА ХАЛКЫ
БАРАБА ХАЛКЫ
20:26:06
Бараба районындагы барабалар Күчем ханнан калганнар. Күчем хан Әртиш әйресе буена урнашкан. Күчем ханның малы күп булган. Ул Ярмакны мал багарга яллаган. Ярмак, ике ел Күчем ханның малын бакканнан соң, эш хакы сораган:

— Бер үгез тиресе зурлыгындагы җир бир,— дип.

Күчем хан:

— Ярар, ал,— дип әйткән.

Аннан соң Ярмак үгез тиресен тасма итеп телгән. Үгез тиресен телеп бетергәннән соң, Күчем ханның иң яхшы җирен шул тасма белән үлчәп алган.

Ярмак ул җирдә арыш чәчкән, арыш бик яхшы уңып чыккан. Ярмак баеп алган. Баеганнан соң, Күчемгә каршы чыга башлаган. Ярмак, Иван Грозный белән сөйләшеп, хәзерләнеп, Күчем ханга каршы сугыш башлаган.

Ярмак, Иван Грозныйдан армия алып, Күчем хан белән ике еллар чамасы сугышкан, Күчем, ханның халкын туздырган.

Бер вакытны Күчем ханның халкы Ярмакның чукына торган урынын тапкан. Бу чукыну урыны Әртиш әйресенең биек ярында булган. Күчем ханның сугышчылары Ярмакны чукыну урынында яшеренеп саклаганнар.

Кояш чыккан вакытта, Ярмак килеп өстендәге сугыш киемнәрен салган. Әртиштә юынган. Әртишнең биек ярына агынып , агач төбендәге чукыну урынына килеп чукына башлаганда, бараба халкының иң оста, төз атучысы ягыдан Ярмакның маңгаена аткан.

Аннан соң Ярмак Әртиш әйресенә егылып төшкән. Әртиш әйресендә үлгән.

Ярмак үлгәч, сугыш беткән. Ярмак үлгәннән соң, Күчем хан күчеп киткән. Ә Иван Грозный кирәк итмәгән, Күчемне үз кулы астына алмаган.

Күчем хан, «урыслар монда көн күргәзмәс» дип, көнчыгыш якка табан күчеп киткән. Күчем ханның халкы күчеп йөреп аптырап беткән. Шуның өчен Себердә калырга булган.

Күчем ханның халкы болай әйткән:

— Сезләр бара торыгыз, без барырбыз,— дип.

Аннан соң Күчем хан дога кылган: «Исемегез бараба булсын»,— дип. Ул вакыттан алып Себер татарлары «бараба» дип аталалар...

Күчем хан киткәннән соң, барабаларны якын илләрнең ханнары талаган. Барабаларның ирләрен, ир балаларын үтергәннәр дә хатыннарын, кызларын, малын, әйберләрен алып киткәннәр. Барабалар аерым бер-ике йортта тору сәбәпле, аларны якын илләрнең ханнары талаган. Барабалар соңыннан бергәләп аларга каршы сугыша башлаган. Берничә еллар Бараба ягы агач белән сугышкан. Аннан соң алар ишетәләр: Пәтәрград шәһәрендә бер патша бар, дип. Бу турыда окканнан соң , алар, үзләренең арасыннан Карлыгачев Маңгыдай дигән бер барабаны сайлап, патшага җибәргәннәр. Карлыгачев Маңгыдай, чаңгы белән, кыш көне киткән. Чаңгысының табанына киек тиресе ябыштырган, өстенә какай тиресеннән тун кигән.

Патшага баргач, патша аны яхшы итеп каршы алган. Патша Пәтәрбург шәһәрендә аның памятнигын эшләткән. Патша бараба халкыннан солдат алмаска ант иткән, анда барабага «доброжелательный инородец» дигән ат биргән. Ул чактан бирле барабаны «инородец» дип йөргәннәр.

Бу вакыттан алып Себер татарлары урыс иленә буйсындырылган. Бу җирләргә Россиядән урыслар, казан татарлары күчеп килә башлаганнар. Якын илләрнең ханнары һөҗүм ясаудан туктаганнар.

Казан ягыннан татарлар килгәч, бараба белән аралаша башлаганнар, һәм укымышлы шәкертләр бараба халкын дингә өндәгәннәр. Шул вакытлардан алып барабалар мөселман динендә булганнар, һәм муллалары булган.

Россиядәге татарлар белән аралашкач һәм теле дә бер булгач, аларны да татарлар дип атаганнар.

Әртиш әйресе — Иртеш елгасы.
Агыну — менү, күтәрелү.
Ягы — җәя.
Агач — биредә: «таяк», «күсәк» мәгънәсендә.
Пәтәрград — Петроград (хәзерге Ленинград).
Окканнан соң — ишеткәннән соң.
Какай — дуңгыз.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 3303 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz