Суббота, 11.05.2024, 08:58:20   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 10 » БАРАБАЛАР ПАТША ЯНЫНДА
БАРАБАЛАР ПАТША ЯНЫНДА
13:10:28
Элек Шагыр барабалары, мөселман була торып, курчак уйнатканнар. Чүпрәктән курчак ясаганнар, агач арасына алып барып уйнатканнар, ит суеп алып барганнар. Сыер, бога, куй суеп, курчакка алып барып ташлаганнар. Алай эшләмәсәң, җеннәр инчү бирмәс дип уйлаганнар. Курчак уйнаткан урынны җенле дип әйткәннәр. Әгәр берәү курчак күрсә, артка карамый качкан. Кәләкә булырбыз, дип курыкканнар.

Бараба Шагыр дигән кешедән чыккан. Барабаны казакълар җәфалаган, хатыннарын алып киткәннәр. Авыр сугыш барган. Зират артында казакъ күмелгән урыннар бар. Әгәр берәр барабаның казакъка көче җитмәсә, тәбәчәк эшләп, аның астына семьялары белән кереп, үзләренең өстенә тәбәчәк төшеп үлгәннәр.

Шулай итеп бараба азайган. Патшага китәргә уйлаганнар, армиягә алмавын сорап. Ике көчле кеше китәргә булган. Чаңгы ясарга бер агачны чапсалар, кан чыккан. Агачны екканнар, чаңгы ясый башлаганнар. Йышкы табы елан булып йыргап тора иде. Чаңгы ясадылар. Чаңгыда алар туры очтылар, Күзнәчәүнең угыллары бу кешеләрне күреп кенә калдылар.

Мәскәүгә барып җиттеләр, патшага. Патша боларны күреп куркып китте: болар бик дәү булганнар. Патша армиягә алмаска сүз биргән. Тагы хат биргән. «Өйдә укырсыз»,— дип әйткән, ди. Килеп өйләрендә укыдылар, патша «өч ел барабаны сугышка алмаска» дип язган булган. Ачуланды бараба. Яңадан киттеләр.

Инде патша әйтә, ди:

— Сезләрне урыслар карар,— дип— Новосибир, Омски буйларына ятар алар,— дип. Тагын кырык солдат биргән, әфисәрләре белән. Бер ел әйбәт торганнар. Икенче елны барабаның хатыннарына, ирләре ауга киткәндә, урыслар килә башлаганнар. Хатыннары ирләреннән куркып әйтмиләр икән. Соңыннан әйткәннәр.

Шуннан бер көчле кеше камыш арасына яшеренгән дә, болар төзәп торган арада ягыдан аткан. Ун кеше үлгән. Икенчесен атканда утыз кеше үлгән. Инде «ни кылырга?»— дип уйлый башлаганнар. Бер батыр табылган: әфисәр башын капка салып, патшага алып барып, өстәленә ташлаган.

— Моны ни итәсең? — дигән.

Патша шуннан соң Барабадан солдат алмаска сүз биргән.

Бога — үгез.
Инчү — үрчем.
Кәләкә (калека) — гарип.
Тәбәчәк — әвеслек, төз лапас.
Тап — йомычка.
Йыргау — чәчрәү.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1531 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz