Суббота, 11.05.2024, 20:07:25   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 5 » БАРАБАЛАРНЫҢ ТАЙЧИН БАҺАДИР БЕЛӘН КӨРӘШЕ
БАРАБАЛАРНЫҢ ТАЙЧИН БАҺАДИР БЕЛӘН КӨРӘШЕ
17:22:24
Урыслар белән калмыклар арасында Бараба өчен иң каты сугыш Тайчин баһадир заманында булган. Бу баһадир урысларга Көнчыгыш Барабаны да, Көнбатыш Барабаны да үзенеке дип игълан иткән. Шуннан соң ул, һәр йорттан ясак җыярга кушып, үзенең баскакларын Барабага тараткан. Барабаны ныграк буйсындыру өчен, үз халкының бер өлешен монда күчергән. Барабалыларга бу ошамаган. Алар, калмыкка буйсынганчы, урыс кул астында булуны яхшырак күргәннәр. Шуннан барабалылар калмыкларны кысрыклый башлаганнар, ахыр чиктә тегеләр үз туган якларына китәргә мәҗбүр булган. Шуның өстенә калмыклар Тарадан урыслар килеп җитүеннән дә курыкканнар.

Барабага иң соңгы котычкыч яуны Тайчин ясаган. Ул вакытта инде Тайчин үзе тешсез карт булган, яше йөздән артып киткән. Аның гаскәре мең кешедән торган. Тайчин Барабага үтеп керә дә, урдасы белән Покцумда урнаша — хәзер ул Спасск авылы янында Ташлы Борын дигән урын. Ә Ташлы Борын — Ом елгасы буендагы шактый биек бер калкулык, аннан тирә-юньне уннарча чакрымга диярлек күреп була. Ташлы Борында ныгытма да, шәһәрлек тә булмаган. Тайчин бу урынны, беренчедән, бай көтүлекләре, икенчедән, каравыл куярга уңай булганы өчен сайлаган. Тайчин Барабага килгәндә көз ахыры була. Шуңа карамастан, ул бар халыкны җыярга куша. Аның әмере халыкка җиткәнче, җиде чирек чамасы кар ява. Кар тирән, көпшәк булса да, халык җыелган, тик Көнчыгыш Барабада яшәүче татарлар гына килмәгән. Тайчин анда үзенең дүрт йөз сугышчысын җибәргән була. Алар да никтер кайтмаган.

Тайчин җыелган халыкка, татарларның яшереп урысларга ясак түләвен ишетеп, ачуы кабарганын әйткән. «Барабалылар миңа гына буйсынырга һәм хәзер үк калмык җиренә күчәргә тиешләр»,— дигән.

Җыелган аксакаллар моңа болай дип җавап биргәннәр:

— Без сиңа буйсынабыз, Тайчин, әмма хәзер хатыннарыбыз, балаларыбызны алып, ничек синең артыннан илеңә китик? Хәзер тирән кар яуды, кыш килә. Хатыннарыбыз, балаларыбыз авыр юлга түзмәячәкләр. Ялварабыз, язны көт.

Тайчин риза булган. Татарлар әлегә аны-моны әйтми яу башына буйсынырга булганнар, аның барлык теләкләрен үтәгәннәр, һәр көн аның бөтен гаскәренә җитәрлек ит китергәннәр, атларына печән ташып торганнар. Ташлы Борындагы калмыкларның тормышы рәхәт, мул барган. Әмма көнчыгышка киткән калмыклар отряды башка язмышка дучар булган. Татарлар аны Чаны тирәсендә тулысынча тар-мар иткәннәр. Бу вакыйганы Тайчиннан яшергәннәр, әмма хәбәр, телдән-телгә күчеп, тиз арада бөтен Барабага таралган. Бараба халкы дәртләнеп киткән, калмык яуының калганын да юк итәргә булган. Хәрәкәтнең үзәге Барабаның көнчыгышында була. Корал тотарлык барлык кешеләрне Турымга җыярга кушып, авылларга атчабарлар җибәргәннәр. Барлыгы ике-өч йөзләп кеше җыелган.

Аз санлы яу белән Тайчинга каршы баш күтәрү җиңел эш түгел. Шуңа күрә барабалылар урыслардан ярдәм сорарга булганнар, моның өчен Тарага чаңгылы бер кеше киткән. Урыслар, барабалыларның авыр хәлгә төшкәнен белгәч, шундук далага гаскәр җибәрергә карар кылганнар. Турымга Яков исемле берәү җитәкчелегендә рус, ә Почкак җитәкчелегендә татар гаскәре җыелган. Хәрби киңәшмәдә мондый карар кабул ителгән: караңгы бер төндә калмыкларның ат көтүенә күзәтчеләр җибәрергә, сакчыларны үтереп, бөтен атларның аягын тышауларга, шуннан саклаучыларга һөҗүм итеп, аларны үтерергә. Аннан соң калмыкларны берсен дә калдырмый кырып бетерергә.

Барабага килгәч, баштарак Тайчин бик сак булган. Татарлар мәкереннән шикләнеп, көтүен төн буе йокламый саклау өчен каравыл куйган. Чатыры янында һәрвакыт иярләнгән, авызлыкланган аты торган. Менә бер-бер артлы кышның ноябре, декабре, январе үтеп китә, февраль ае килеп җитә, ә татарлар тыныч кына яши бирәләр. Тайчинның уяулыгы кимегән. Яу башы таләп итмәгәч, лагерьның сакчылары да вазифаларын бик үк тырышып үтәмәгәннәр: төнен күп вакытны йоклап ятканнар. Ә татарлар моны бик тиз күреп алган. Алар февраль төннәренең берсендә, күкне болытлар каплап алгач, урыслар белән бергәләп дошман өстенә һөҗүм ясарга булганнар. Иң алда, Почкак белән рус баһадиры Яков барган. Аларны берничә дистә күзәтче озаткан. Барысының да аякларында болан тиреләренә төрелгән чаңгылар икән. Күзәтчеләр төркеме калмыкларның ат көтүенә якынлашкан. Каравыл йоклаган була. Тик икәве генә ут янында кылычларын кайрыйлар икән. Калмыкларның кылычлары бик үткен, ди. Берсе кизәнеп куакны чабып җибәргән икән, шунда ук киселеп төшкән. Ә икенчесе кылычның үткенлеген башкача тикшергән: чәч бөртеген кылыч йөзенә куя да өрә икән, чәч икегә киселә. Яков белән Почкак, сиздерми генә арттан килеп, бу ике калмыкны үтергәннәр. Йоклап ятучы каравылчыларны бик җиңел кырып салганнар. Боларның эшен бетереп, берәм-берәм атларны тышаулый башлаганнар. Әүвәл бар да җай килеп торган. Шул арада урыслар белән татарларның берләшкән отряды да якыная икән. Болыт арасыннан ай чыккан арада, Тайчин каравылчыларының берсе лагерьга якынаеп килүче бу төркемне күреп алган. Ул аларны Тайчин тарафыннан Көнчыгыш Барабага җибәрелгән калмыклар кайта дип аңлаган. Алар бит ул калмыкларның кырып бетерелгәнен белмәгәннәр. Каравылчы шундук яудан иптәшләре кайтуы турында хәбәр сала. Хәбәргә барысы да бик шатланалар, күбесе хәтта каршы алырга юнәлә. Әмма урысларның мылтыктан аткан тавышы яңгырагач, коелып төшәләр. Бар да, дошманнан качу өчен, атлары янына ташлана, әмма алар тышауланган булып чыга. Коточкыч суеш вакытында калмыклар барысы да диярлек үтерелә. Тик Тайчин гына чатыры янында һәрвакыт әзер торучы атына атлана да, һичкемгә күренмичә, төнге караңгылыкта юкка чыга. Иртә белән аның Таллыкүлгә таба сузылган эзләрен генә күрәләр. Бараба өчен данлыклы бу вакыйга шулай тәмамлана.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1232 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz