Воскресенье, 12.05.2024, 07:11:27   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 9 » БАТЫРНЫҢ ЯЛГЫШЫ
БАТЫРНЫҢ ЯЛГЫШЫ
22:39:50
Бараба күптәннән яшәгән. Казакълар белән сугышканнар. Ялан далада кош-корт тотканнар. Күлгә төшеп балык көткәннәр. Елкылары кышы-җәе яланда туенган, сыерларына гына кыш өчен печән хәзерләгәннәр. Тулаеннан д а күбрәк эт тота торган булганнар. Аларның иң күп халыклы йорт урыннары Карсак булырга тиеш. «Карсакның кырык кызы, кырык улы ай ярыгына уенга чыкканда Карсак күленең язгы бозы иелеп-бөгелеп тора торган булган»,— дип сөйләгәннәр. Аларның нәселе өзелгәнгә моннан ике йөз еллар артык булыр.

Ибраһим баба килгәндә Карсак авылы зират булып яткан шикелле. Бәлкем ул Якәү белән казакъларның сугышларыннан һәлак булгандыр. Якәү тере чагында казакъларга узынырга ирек бирми иде. Тик инде соңыннан, казакълар хәйлә белән Якәүне үтергәннән соң, алар барабаның бәгырен кырды.

Якәү кугын килгәнен җиргә ятып тыңлый торган булган, киләме, әллә китеп барамы икәнен тере елкының яурын калагыннан күрә торган икән, ди. Моны белеп алганнан соң казакълар хәйләгә тотынган.

Бер көнне олы сугышта казакъларның күп халыгын кырып кайтканда (барабалар) тын алырга туктаганнар икән. Көн кич булган. Үзе күп кенә кар яуган икән. Якәү тыңлап бакты: «Аяк тавышы бар»,— диде. Елкының яурын калагына караса, кугын түгел: иярләре арткы яктан күренгән. «Китеп бара торган кеше»,— дип, тынычланып, йокларга урнашканнар.

Төн ауган бер чакны казакълар килеп басып, балаганында йоклап яткан кешене: «Якәү шулай чәнчү итәме?!— дип, чәнчеп үтерәләр. Барабаның күп халыгы кырыла, берничә качып котылганы гына калган. Соңыннан үзләренекен сорашырга уйласалар да, беркем бернәрсә белмәгән: йокыдан оеп уянган кешеләр миңгерәүләнеп калганнар икән.

Казакълар менә нәрсә иткән булганнар: елкы табаны тавышы яңгырамасын дип, тоякка чарык кидергәннәр, арттан күренсен дип, иярнең алдын артка салганнар. Соңыннан инде кызларын урлап, малларын әйдәп китә торган булганнар.

Аңа ис китәсе дә юк: теге күл төбендә бер өй, монда өч өй утырган, байгышларны кем саклап торсын!..

Балык көтү — балык тоту.
Тулаеннан да — барыннан да.
Ай ярыгы — ай яктысы.
Кугын — куу, эзәрлекләү.
Яурын калагы — калак сөяге.
Балаган — чатыр.
Чарык — күн аяк киеме.
Күл төбендә — «күл буенда» мәгънәсендә.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 738 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz