Суббота, 11.05.2024, 09:57:15   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 24 » БОРЫНДЫК
БОРЫНДЫК
22:15:32
Борындык Исмәгыйль мулла риваять кыладыр Хәмид карттан. Элегрәк Борындыкта Хәмид дигән карт бар икән, йөз яшьләргә җитеп вафат булгандыр. Ул Хәмид карт үзенең бабаларыннан ишетеп сөйлидер икән: Болгар харап булган вакытларда Арыслан дигән бер адәм бар икән; үзе Болгарда вафат булгандыр. Аның ике углы, Болгардан күчеп, Зөя янына күчеп килгәннәр. Бер улына Борындык баба диерләр икән. Икенче углы Чулпан баба дип мәшһүрдер. Борындык исемле углы, килеп Зөя суы янына, Бәрле суы тамагына урман эченә урын ачып утыргандыр. Борындык авылы дип исем шуннан калган икән. Чулпан дигән углы янә урман эченә, бер чишмә янына килеп урнашкандыр. Чулпанка дигән шул Чулпан баба ихъя кылган авылдыр.

Борындык бик күптәнге иске авылдыр һәм иске заманда бик бай авыл булгандыр. Фабрик һәм завод тотучы байлар күп булган. Зур мәдрәсәләр булып, дәрес әйтүче мөдәррисләр, галимнәр була килгән. Әмма ахыргы гасырларда голәма беткән; байлары бөлеп беткәннәр. Риваятьләрнең гуаһлыгы буенча, анда голәмалар бетүнең, Борындык авылы фәкыйрьлектә калуның сәбәбе шулдыр. Борындыкта бер бик галим кеше булган икән, тәхминән 1720 нче елларда вафат булгандыр. Яки 1700 нче елларда. Мансур дигән бер гайяр кеше булган, Мансур ахун диерләр икән. Үзе асыл төп Түбән Шырдан кешесе икән. Каргалыга барып тәгълим алган икән. Аннан кайтып, Борындыкта берничә заман дәрес әйткән. Нәхү гыйлеменә бик оста — маһир кеше булган. «Мансурия» дигән тәркип шәрхен тасниф кылган кеше шул Мансур ахундыр. Бәгьзеләрнең риваяте буенча, үзе мәдрәсәдә укыганда тасниф кылгандыр. Вә һәм шул заманда Тәтеш өязендә Тилчәле дигән авылда Мортаза мулла дигән кеше (мөдәррис) бар икән. Фикъһедән дәрес әйткәндер. Тилчәледә мәдрәсәсе бар икән. Бервакытны, Борындыкка килеп, берәүгә кунак булган. Мансур мулла соңгарак калып, Мансур мулла килүенчә мәсҗеттә камәт төшерелеп , мәсҗеттә имам булмагач, кайсы намаздыр, бер җәһрия намазда Мортаза мулла имам торган булса кирәк. Мансур мулла актыктан аңар икътида кылган . Намаз тәмам булгач, Мансур мулла, үзенең белүенчә, Мортаза мулланың кыйраәтендә хата табып, кыйраәтне ялгыш укыды, дип намазын яңадан кайтарып укыган. Соңыннан Мортаза мулла моны белгән; кыйраәтемне яратмыйча, намазым кайтарды, дип Мансур муллага бик рәнҗегән. Аннан соң Мансур муллага бәддога кылып, хәтта бөтен Борындыктан бәрәкәт күтәрелсен, дип бәддога кылып киткән, имеш. Шуннан соң Борындыкта көннән-көн байлары беткән: яхшы дәрес әйтерлек муллалар һәм булмаган. Борындык халкы һәммәсе фәкыйрьлеккә калганнар. Бара торгач Мансур мулланың үзенә һәм бәддога төшеп, ахыр гомерендә зина вә хәмер белән мөбтәля булып, бәгъзе эшләр өчен хибескә кереп, шунда һәлак булгандыр.

1670 нче елларда булырга кирәк тәхминән, дип һәм Кайбычның Габделҗәббар хәзрәт үзенең атасыннан риваять кылып сөйләде. Габделҗәббар хәзрәт хәзер дә бар. Ике-өч нәүбәт Өфедә казый булып торган адәмдер. Шул сәбәпле падишаһ хәзрәтләре җанибеннән медаль белән тәшриф боерылгандыр . Мансур мулладан соң Борындыкта имам булган кешенең исеме мәгълүм түгел. Әмма аннан соң Шәмгун мулла дигән кеше имам булган. Аннан соң имам булган Камьяр ахун; чын исеме Мөхәммәдьярдыр. Аннан сон имам булган Вахид мулла, аннан соң хәзер дә Исмәгыйль мулла имамдыр. Атасы — Җуынчы карьялек , мулла Төхфәтулла исемледер: халык арасында Токмәт мулла дип мәшһүр иде. Йөз яшенә җитеп вафат булган карт мулла бик күп эшләрдән хәбәрдар иде, дип риваять кылалар. Аның атасы Туктатыл исемле кеше булган. Йөз дә унбиш яшенә җитеп вафат булгандыр. Туктагылның атасы Әтнүк исемле кеше булгандыр. Риваять кылалар: яше хәтта йөз егермеләргә кариб булгандыр. Бу Әтнүк дигән адәм мулла Исмәгыйльнең бабасының атасы Борындык Мансур мулла белән һәм Кәвалның Рәхмәт хәзрәт белән бер замандарак булгандыр. Бу кыйссаны мәзкүр Токмәт мулла бик яхшы беләдер икән; мулла Исмәгыйль риваять кыладыр.

Нәхү — синтаксис.
Тәркип шәрхен тасниф кылган — кушымталар аңлатмасын язган.
Фикъһе — ислам дине мәсьәләләре турындагы белем.
Камәт төшерелү — намаз алдыннан басып дога уку.
Җәһрия намаз — тавыш белән кычкырып укыла торган намаз.
Икътида кылу — иярен уку.
Кыйраәт — күрми кычкырып уку.
Мөбтәля булу — дучар булу, бәлагә тару.
Xибес — төрмә.
Тәшриф биерылгандыр — бүләкләнгәндер.
Карьялек — авылыннан.
Кариб — якын.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 5121 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz