Воскресенье, 12.05.2024, 09:08:48   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 2 » ГАБДЕЛҖАББАР ИШАН
ГАБДЕЛҖАББАР ИШАН
18:06:58
Парау авылында, кисәк кенә авырып, мулла үлеп китә. Авыл халкы, ашыгыч рәвештә, яңа мулла чакырттыра. Парауга Габделҗәббар атлы Кандалы кешесе килә. Ярлы гына бу мулла бер бай кешегә фатирга керә. Бай аңа начар гына аш бүлмәсен биреп, үзе олы якта тора. Бер җомга көнне ашап утырганда, Габделҗәббар хәзрәт, намаз вакыты җитүен сизеп, сикереп тора да тәһарәт алырга су эзли башлый. Үч иткәндәй бер савытта да су калмаган икән. Шуннан ул, комган тотып, урамга йөгереп чыгып китә. Бай хәзрәтне тәрәзәдән күзәтеп тора: нишләр икән бу дип. Габделҗәббар урамдагы коедан иелеп кенә су ала да, тәһарәт алып намазга китә. Бай, урамга чыгып, теге кое янына барса, ул кое бик тирән икән: аннан иелеп түгел, бау белән дә суны бик интегеп алышлы, ди. Бай, хәлне күреп, Габделҗәббар хәзрәтне изге дип уйлый инде. Хәзрәт намаздан кайткач, бай аңа олы якка күченергә әйтә. Үзе семьясы белән аш өенә күчә. «Нигә алай эшлисең?»— дип сорый хәзрәт:

— Син бу аш бүлмәсендә генә торырлык кеше түгел икәнсең,— дип җавап бирә аңа бай.

Шул көннән алып, Габделҗәббар авылның бик дәрәҗәле кешесе булып киткән, ди.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1230 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz