Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 1 » ГАБДЕРӘЗАК БАБАЙ
ГАБДЕРӘЗАК БАБАЙ | 16:24:42 |
Ишбулат мулла үзенен бер углы Габдерәзакны уналты яки унҗиде яшендә хәзерләп чирүгә җибәргәндә, атын иярләгәч, үртен ияренең каешын кискән. Габдерәзак атлангач, ияр кыелып, ат өстеннән егылып төшкән. Аннан соң Габдерәзак тиз үк кесәсеннән каешын, безен алып теккән дә, дәррәү атка атланган. Шул вакытта Ишбулат әйткән: «Яхшы, бәрәкалла, углым, иншалла көн күрерсең; инде яхшы ат алып кайт»,— дигән, һәм углын чирүгә озатып җибәргән.
Шуннан сон Габдерәзак берничә ел чирүдә йөргәч, кайткан заманда сатып алырга яхшы ат сораша башлаган. Юлдашлары әйткән: «Ат белән ни эшлисең?» — дигәннәр. Габдерәзак әйткән: «Әти яхшы ат алып кайтмага кушкан иде»,— дигән. Аннан сон бер олуграк юлдашы әйткән: «Атаңның ат алып кайт дигән сүздән морады — яхшы исем алып кайт дигән сүзедер»,— дигән.
Габдерәзак кайтыр заманда атасы түшәктә сырхау икән. Габдерәзак кайтып җиткәч тә, кереп: «Габдерәзак углың кайтты»,— дигәннәр. Ишбулат мулла шул сәгать җан тәслим кылгандыр. Шул сәбәпле безнең нәселнең картлары, карчыклары һәр заман яшьләрне нәсихәт кыла килгәннәр: «Һәр кайчан авыру кешегә кинәттән бер хәбәрне әйтмәгез, Габдерәзак бабай атасы шулай кинәттән хәбәрне ишеткәч үлеп китте»,— дип, мисал итеп китерәләр. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 876 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|