Суббота, 11.05.2024, 16:17:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 2 » ГЫЙЛЕМЛЕКТӘ МӘСКӘҮНЕҢ ҮЗЕНДӘ ЯШӘҮЧЕ КЕБЕК
ГЫЙЛЕМЛЕКТӘ МӘСКӘҮНЕҢ ҮЗЕНДӘ ЯШӘҮЧЕ КЕБЕК
18:51:01
Бервакыт Габдерәхим Казанга барган. Бер байга фатирга төшкән. Ул байны икенче бер бай мәҗлескә чакырган. Әлеге бай мәҗлескә үзенең кунагы Габдерәхимне дә алып барган. Мәҗлескә Казанның барлык утыз алты мулласы да җыелган, ди. Габдерәхим фатир төшкән байны мәҗлеснең түренә, ә Габдерәхимне ишек төбенә генә утыртканнар. Менә бервакыт муллалар арасында бәхәс чыга. Муллалар даулаша башлыйлар. Шул вакыт ишек төбендәге Габдерәхим тыныч кына муллаларга ул мәсьәләне аңлатып бирә. Мәҗлес тып-тын кала.

— Нәрсә, бүредән курыккан эт кебек койрыгыгызны кыстыгыз? Нигә сөйләшмисез? — дип сорый Габдерәхим муллалардан.

Шуннан муллалар әкренләп кенә сөйләшә башлыйлар. Бер мулла Габдерәхим фатир төшкән байга сорау бирә:

— Син Мәскәүнең ничә урамын беләсең?

— Биш-алты урамын,— ди бай.

— Әгәр Мәскәүнең үзендә торсаң, ничә урамын белер идең?

— Мәскәүдә торсаммы? Мәскәүдә торсам, бөтенесен дә белер идем,— ди.

Шунда әлеге мулла әйтә:

— Менә шул шул. Габдерәхим хәзрәт Мәскәүнең үзендә торучы шикелле — белемдә дә, гыйлемлектә дә. Ә менә без синең белән белемдә дә, гыйлемлектә дә салада яшәүчеләр кебек кенә...
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 913 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz