Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 8 » ИГЕ СӘЕТ МӘРГӘН
ИГЕ СӘЕТ МӘРГӘН | 19:49:44 |
Борынгы заманда Иге Сәет Мәргән Олы Торада [яшәгән]. Казакъның ханы Ишем хан үз халкы белән килде, монда торган йорт эчендә яхшы егет, яхшы кыз булса, «токым булсын» дип алып китте. Ул вакытта Иге Сәет Мәргән яшь егет, унсигез яшендә икән. Иге Сәет Мәргән Олы Торада торып, казакъларның килгәнен күрде. Күргәннән соң атасына әйтте: — Үзен атыйммы, йә менгән атны атыйммы?
Ул вакыт атасы әйтте:
— Куй, балам! Хан каргышы яман.
Иге Сәет Мәргән әйткән:
— Мин бер билге кыламын, атын да атмыйм, үзен дә атмыйм!
Ишем ханның башындагы дулганы өч чакрым җирдән күреп аткан. Ук тиеп, дулганы өзә үткән, аннан барып төшеп җиргә кергән. Ишем хан батырларына әйткән:
— Монда каты ир батыр туган, укны сөйрәп алыгыз! — дип боерган.
Батырлар атларыннан төшеп карасалар, укның тик кереше күренеп утыра. Аннан ары хан әйткән:
— Яхшы ир туган, моннан китү кирәк.
Аннан ары борылып киткән, бүтән килмәгән.
Дулга — шлем, батырның баш киеме. Кереш — биредә: каурый. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 783 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|