Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 8 » ИЛЧЕ БАГА
ИЛЧЕ БАГА | 19:41:18 |
Илче Бага дигән мәргән Курты авылыныкы булган. Ул бик данлыклы мәргәннәрдән саналган. Ул иптәшләре белән урманга ауга китә дә айлар буена кайтмый икән. Шуннан файдаланып, авылдагы бичәләрне калмыклар урлый икән. Бер көнне Илче Бага иптәшләреннән калган, ауга бармаган. Ул санай угы белән калмыкларны куалап җибәргән, бичәләрне алардан саклап калган.
Курты — мондый авыл хәзер юк.
Санай угы — җәя угы. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1157 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|