Суббота, 11.05.2024, 18:56:40   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 2 » ИШАН РУХЫНА БАГЫШЛАП
ИШАН РУХЫНА БАГЫШЛАП
19:03:56
Кызылсу авылы куштаннары бер мәҗлестә ишанга Габделҗәббар Кандалыйдан зарланганнар:

— Мулла була торып, биш вакыт намазны үтәми. Урыс-улак белән аралаша, урыс Урайкино ягына барып, аларда кунак була, еш кына сәрхушләнеп кайта. Нишләргә дә белмибез инде,— дигәннәр.

— Хәзер кайда соң ул? Нигә мәҗлестә күренми? — дигән ишан.

— Кайда булсын, урыс Урайкинында, билгеле,— дигәннәр куштаннар.

Ишанның моңа бик ачуы килгән. Аны күрү белән үк бик каты орышырга, акылга утыртырга сүз биргән.

Озак та үтмәгән, мәҗлескә Габделҗәббар үзе килеп кергән. Ишан, бик ачуланып, аннан сораган:

— Кайда йөрисең болай? Нигә мәҗлескә соңга калдың? — дигән.

Шагыйрь аңа бераз көлемсерәп карап торган да шигырь белән җавап биргән:

Ишан сагышын сагышлап,
Ишан рухына багышлап,
Ашап-эчеп, күңел хушлап,
Гулять иттем Урайкинда.

Ишанның ачуы шунда ук беткән.

— Һай, мелла Габделҗәббар, бик хуп, бик хуп! Анда да изгеләрне онытмаска кирәк,— дигән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1810 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz