Посетители |
Онлайн всего: 6 Гостей: 6 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 1 » ИШБУЛАТ МУЛЛА НӘСЕЛЕ
ИШБУЛАТ МУЛЛА НӘСЕЛЕ | 16:23:16 |
Алла разый булсын Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләренә, бу көнгә чаклы онытыла язган риваятьләрне үзенең ата-бабаларында ишетелмеш рәвешчә саклап һәм бәгъзесен үзенең мәҗмугасенә язып куймыш икән. Бу хосуста аның берничә статьясы белән файдаланамыз. Бәли, халык арасында күп риваятьләр бар; ләкин халык авызыннан җыю бик читен. Кайсы вакыйганың ахырын, кайсы вакыйганың башын гына беләләр. Бәгъзе риваять кылучылар бер вакыйганы икенче вакыйгага кушып сөйлиләр. Шул сәбәпле мөбһәм булып каладыр. Мөхәммәтҗан Сөләйман углы Аитов үзенең бабаларыннан риваять кылып сөйләшәдер. Хосусан, Ишбулат мулла диерләр икән, бер бабасы булган. Казан халкы арасында үзенең заманасында мәшһүр вә могтәбәр адәм булгандыр. Хәтта күп заманга чаклы, Ишбулат мулла заманы, дип аның вакытыннан тарих тотып сөйләшәләр икән. Мәзкүр Ишбулат мулланың Аитов Мөхәммәтҗанга карабәте ошбу рәвешчәдер: Ишбулат мулланың углы Габдерәзак, аның кызы Хәбибә-Хәйбә диерләр икән, 1809 нчы елда вафатдыр. Мәзкүр Габдерәзак кызы Хәбибә бистәнең йомышлы татар — Аит Бакый углы никяхында икән. Аит Бакый углы 1797 нче елда вафатдыр, 70 яшьләрендә. Ул Аитның берничә углы булып, җөмләдән берсе Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләренең атасы Сөләйман дигән кеше булгандыр; вә һәм Сөләйман Аит углы сиксән яшьләрендә вафатдыр, 1844 нче елларда.
Гәрчә тәкраре вакыйг булса да Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләре үзенең атасыннан ишеткән риваятьләрне язып куймышынча — гайне гыйбарәте белән языйк. Аитов хәзрәтләре әйтәдер: Ишбулат мулланың углы Габдерәзак, аның кызы Хәбибә (Хәйбә диерләр икән, 1809 нчы елда мартта вафат) Иске бистәнең йомышлы татар Аит Бакый углына барган иде. Аларның угланнары: Сөләйман, Муса, Йосыф иделәр. Мәзкүр Сөләйманның алтынчы һәм иң кече углы — ошбуны язгучы — мин, Казанның өченче гилди сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Сөләйман углы Аитов, 1823 нче елда октябрь бишенче көнендә дөньяга килгән. Бабамыз Аитның чын аты Гаед; 1797 нче ел ноябрендә — алтмыш алты яшендә вафат булмышдыр. Әткәмез Сөләйман 1844 нче елда август 11 ндә сиксән яшьтән узып вафат булды. Әткәмез Ишбулат мулла хакында күп сүзләр сөйләр иде; күп мәдех кылыр иде. Вилаятьтә вакыйг булган бер-бер эшне әйтсә, ул вакыт Ишбулат мулла заманы дип, тарих күк итеп әйтер иде. Әмма үзеннән никадәр мөкаддәм икәнен сөйләшкәне хәтеремдә юк. Хәтта Габдерәзак бабайны һәм исәнлеген дә белгән күк түгел иде.
Мәҗмуга — җыентык. Мөбһәм — аңлаешсыз, билгесез. Карабәт — якынлык, кардәшлек. Тәкраре вакыйг —вакыйганы кабатлау. Гайне гыйбарәте — үзе язганча. Мәдех кылу — мактау. Вилаять — өлкә, илнең бер өлеше. Мөкаддәм — элек, алда. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 3996 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|