Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 1 » ИШЕМБАЙ БАБА ҺӘМ АНЫҢ УЛЛАРЫ
ИШЕМБАЙ БАБА ҺӘМ АНЫҢ УЛЛАРЫ | 16:56:32 |
Әүвәл заманнарда бу җирләрне Болгардан чыккан Ишембай баба биләп торган. Аның биләмәләре Идел буйларыннан алып Урал тауларына чаклы булган. Ишембай картның ике улы булып, ул үз биләмәләрен үлгән вакытта аларга тигез итеп бүлеп биргән һәм:
— Бер-берегезгә ярдәм итеп яшәгез, дус булыгыз, шул вакытта сезгә беркем дә куркыныч булмас,— дигән.
Ишембайның уллары башта дус булып яшәгәннәр, тик бераздан дуслыклары бозылган. Алар бер-берсенең биләмәләренә яу җибәрәләр икән. Шул вакытларда боларның җирләренә Иван Грозный кызыга башлаган. Аларның ызгышларыннан файдаланып, ул Ишембай улларын берәм-берәм Зәй суына батырган. Үз ягына чыккан кешеләрне, чукындырып, Зәй буенда хезмәткә куйган. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1450 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|