Исмаил: «Алып барырмын»,— диде. Исмаилне ат мендерделәр. Ул юл башлап аларны казакъ иленә алып килде. Килсә, казакъ иле йортыннан чыгып качкан. Туктадылар, малын-ашын бер җиргә җыеп өйделәр. Исмаилдән сорадылар:
— Кай якка киткән? — дип.
— Һәр берсе һәр якка киткән,— диде.
Калмак халкы янә атына менеп, дүрт кешене аш пешерергә калдырып, эзләп чыгып киттеләр. Бу дүрт кешесе малларын алып килеп, суеп, казанга салып пешерделәр.
Исмаил бик ачыккан иде, ике көн ач йөргән икән. Аш пешергәч, калмаклар аңа әзләп шурпасыннан ашаттылар. Кич булганда яу халкы шул бер җиргә килеп җитте, атларын бушатып, ашарга утырдылар. Яу башчысы Исмаилне күреп, табагыннан ит алып, Исмаилне үзен чакырган иде, ашатырга. Исмаил бара торганда тылмачлар күрде. Калмак теле белән яу башчысына [нидер] әйттеләр. Яу башчысы итне табакка кире салды. Исмаил тылмачка әйтте:
— Ул ашатадыр иде, итне ник аядыгыз? Мин бик ачыкканмын.
Исмаилгә бераз ашаттылар, ашагач йокладылар. Исмаил арыган кеше каты йоклады. Көн төш булганда йокысыннан уянса — тирмә дә юк, яу халкы да юк. «Үзем калдым, ачлыктан үләмен» дип, бик сыктады. Торып караса, бүтән бер җирдә җыелышып торалар. Исмаил йөгереп шуларга килде. Килсә, тылмачларны таба алмады, ә үзе калмак телен белми иде. Шул халыкның арасына керсә, тылмачлар мал бүлеп ята икән. Исмаил әйтте:
— Сез мине ник ташлап киттегез?
Тылмач әйтте:
— Исмаил, сине түгел, аягы сынган куй баласын калдырмабыз.
Яу башы тылмачтан сорады:
— Ни әйтә? — дип. Тылмачлар Исмаил әйткән сүзне яу башына әйттеләр. Яу башы көлде. Тылмачка яу башы үз теленчә боерды. Тылмач халык арасыннан моны алып чыгып, киезләренә алып барды.
Янә иярнең янына алып барды: «Шуннан бер ияр карап ал!»— диде. Янә атлар янына алып барды: «Шуннан бер атны үзеңә яраганын тот! Тотып иярлә! Бу нәрсә үзеңә булыр!»— диде. Исмаил тәмам алып атны иярләде.
Мал бүлеп беткәчтен, яу халкы көллесе атына атланып, малын, бар нәрсәсен куып өенә кайттылар.
Шул җирдән чыкканнан йортларына җиткәнче бер ай үтте. Исмаил Кара калмак йортына җиткәч, үз ирегенә йөрде. Бер көнне халык җыелды. «Бер улсыз карт лама бар икән, шуны асрарга без бу халык баласы Исмаилне тапшырыйк!»— диделәр. Исмаилне алып килеп, ламаның өенә алып керделәр. «Шушы хәзер аш белән моңа хезмәт кылып, бергә торыгыз!»— диделәр.
Исмаил торды бер ел. Бер ел торгачтын ламаның өстенә кия торган киеме тузды, хатыннарын, кызларын җыеп, ламага тун кылдылар. Лама бер көннәрдә авырды, үлде. Үлгәнен күреп чыктылар, халыгын җыеп, янә ламага килделәр. Үлгәнен күргәндә ята иде сузылып. Бу кергәннәрендә лама үзе үле, үзе бер тезенә тезләнеп, бер аягына басып тора икән.
Калмакның ханы үлгән икән, ике улы бар икән, атасының урынына утырырга талаштылар. Ике улы бер-бере белән сугыш кылды, сугыштан халыгы качып, ярымы бу падишаның җиренә чыккан икән. Болар ярашып, берәү хан булды.
Ак падишаның кәгазе килгәндә хан Исмаилне чакыртты, әйтте:
— Бабаң мижага сине алырга чыккан, кайтасыңмы? — диде.