Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 1 » ЯҢА БИСТӘ
ЯҢА БИСТӘ | 16:47:55 |
Яңа бистә халкы күчүдән элек Пукруфкада* икән. 1773 елда Пугачау елы икән*. Казанда Каратун Ычтапан углы князь Мещерский наместник булып: «Бу халык монда тормасын!»— дип әмер иләгән. Бу халык арасында Мөхәммәт мирзанын бабасы бар икән. Ул ничә адәмләр белән барып, Яңа бистә урынын сорап, әүвәл шулар күчкән. Мөхәммәт мирзаның углы — Шаһи Алкин. Асыллары Тау ягыннан, урыс Казанны алганда Тау як мирзалары, күп хезмәтләр күрсәтеп, мирзалыкны алганнар. Шул вәҗхидән аларның сүзе мәкъбүл икән. Шуның өчен Яңа бистәнең калага каршы очын Мирзалар башы дигәннәр, хәзер дә шулай мәшһүрдер. Мөхәммәт мирзаның бабалары, кавеме илән килеп, зур гыймарәтләр вә бакчалар кылганлар. Ул вакытта сиксән ике йорт булып күчкәннәр. Иске бистәдән күчмәкдән, моны Яңа бистә дигәннәр.
Шул вәҗхидән — шуңа күрә. Мәкъбүл — кабул ителә. Яңа бистә халкы күчүдән элек Пукруфкада икән. — Яңа бистә урынында элек Поповка дигән рус авылы була. Яңа бистәгә 1751 елда нигез салына. 1773 елда Пугачау елы икән — Пугачев Казанны 1774 елның 12 июнендә ала. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1334 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|