Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
Главная » 2011 » Август » 1 » ЯУШ МОРЗА
ЯУШ МОРЗА
17:04:06
Яуш морза, Казаннан килеп, Иж елгасы буенда төрле савыт- сабалар белән сату иткән. Иж елгасы буендагы күп авыллар Яушев apкылы Казанга ясакларын җибәреп торган. Әмма Яушев ясакларны Казанга илтеп тапшырган вакытта: «Бу авыллар җирләренең ясакларын түли алмыйлар, минем крестьяннарым булырга риза булалар, ясакларын мин түлим»,— дип түләгән. Шул вакыттагы низам буенча, крестьян булырга теләгән авыл халыкларының бояр кулына керергә тиешлегеннән файдаланып, Яушев күп авылларны крестьян ясамакчы булган. Халык җибәргән ясакларны Казанга барып үз исеменнән түләп кайту белән бергә, авылдагы крестьяннардан җирне эшкәртеп бирүне дә таләп иткән. Шулай итеп Яушев авыл халкын эштә дә, рәвештә дә крестьян итә барган. Бервакыт мәҗлестә Яушев, исергән килеш: «Сез инде, агайлар, минем крепостной крестьяннар булдыгыз»,— дип сөйләгән. Шул вакытта Мордыби гражданнары аны, мунчала капка салып, Иж буена суга батырырга алып барганнар. Яушев, эшнең начарлыгын күреп, төлкеләнгән. Крестьяннарга: «Мин сезгә исерек баш белән әллә нәрсәләр сөйләп бетергәнмен, минем сезгә һичбер вакытта җәбер ясарга уйлаганым да юк, мин сезне туганнарым кебек күрәм»,— дип ышандырып кына, үлемнән котылып калган. Яуш морза - XVII йөз башы тарихи чыганакларында Кама елгасындагы Тирсә волостеның, патша грамотасы нигезендә, князь Багыш Яушевка бирелүе турында искә алына: Писцовая книга Казанского уезда 1602-1603 годов. Казань, 1978, с. 39. Мордыба - Татарстанның Әгерҗе районындагы авыл.
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 5120 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 3.0/2 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]