Суббота, 11.05.2024, 11:56:47   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 1 » ЮГАЛГАН АВЫЛ
ЮГАЛГАН АВЫЛ
16:55:14
Моннан байтак еллар элек миссионер Богослов, үзенең әтрәде белән, Әҗе тирәсендәге мишәр авылларын христианлыкка кертеп йөргән. Ул кайсы авылларда көчләп, үлем белән куркытып, кайсы авылларда хәзинәдән җир-су бирергә вәгъдә кылып максадына ирешә икән. Менә ул Әҗенең шәрекъ тарафында шул эшләрне эшләп йөргәндә, чукынган мишәрләрдән берничә кеше аңар тау астында Әҗе дигән бер татар авылы барлыгын сөйләгәннәр һәм берникадәр акча бәрабәренә бу авылга юлны күрсәтүне үз өсләренә алганнар. Әлеге миссионер теге кешеләрне юл күрсәтүче итеп үзенең әтрәде белән Әҗе халкын христиан ясарга юлга чыккан. Җәй башы булганлыктан, һәр елдагы шикелле, авылны өч яктан ташкын суы чолгап алган икән. Богослов Әҗегә якынлашкач, тау өстеннән караса — түбәндә дингез шикелле зур ташкын суы җәелеп ята. Ул, бу манзараны күргәч, аптырап, җитәкләүчеләргә бәйләнә башлый. Аларны үзен һәм әтрәден суга батырып үтерергә теләүчеләр дип уйлап, алга барудан туктый. Тегеләр үзләренең ярым-йорты русчалары белән түбәндә татар авылы барлыгына ышандырырга теләп никадәр сөйләсәләр дә, Богослов аларга ышанмыйча, башларын кистереп, Әҗегә җитмәенчә кире кайтып китә вә шул кайтышында Яңа Сала дигән татар авылын көчләп христианчыкка кертә дә, Төмәнгә карап юл тота.

Хәзер Новоселовка дип йөртелә торган рус авылы элек Яңа Сала исемле татар авылы булып, бөтен халкы белән мәзкүр миссионер тарафыннан көчләп чукындырылган. Шул вакыт Бадраковлар, Әҗегә качып килеп, чукынудан котылып калганнар. Хәзер Новоселовкада Бадраков фамилияле руслар байтак кына бар. Шуның өстенә Әҗедә хәзер Бай чыгов фамилиясе белән йөри торган кешеләр дә Яңа Саладан Әҗегә качып килеп тора башлаган бер гаиләдән таралганнар. Боларның кан кардәшләре булган рус Байчыговлар Яңа Салада хәзер унберләп гаилә саналадыр.

Элегрәк бу христиан Байчыговларның хатыннары Әҗе урманнарына җиләк, гөмбә җыярга килгәндә туры татар кардәшләренә төшеп кунак булалар икән. Шулай ук татар Байчыговлар да Яңа Салага барганда, православный кардәшләрендә кунак булып, берникадәр хөрмәт күрәләр икән. Хәзерге заманда болар арасында андый кардәшлек мөнәсәбәте калмаган инде. Хәтта бик күбесе үткәндәге хәлләрен онытыр дәрәҗәгә килгәннәр. Богословны исә, Төмән буенда йоклап яткан вакытында, Янгузов авылының бер егете килеп чәнчеп үтергән дә үзе качкан.
Башлыклары үлгәч, аның кул астындагы кешеләрнең бөтенесе кайсы-кая таралып беткәннәр.

Беренче Петр 1682 елда «Мөселман алпавытлар һәм мирзалар егерме биш көн эчендә чукынмасалар, аларның бөтен крестьяннарын вә күчми торган милекләре мөсадәрә кылыныр» дигән указ чыгаргач, тирә-яндагы Янзаличев, Килдишев, Маисов, Кугушев, Кудашев, Мирлин, Маманов, Балашов, Шәкүров шикелле татар байлары, җирләрендән вә крәстиән биләүдән аерылмас өчен, бер-бер артлы чукынганнар.

Бу чукынган татар мирзаларының башта Әҗе тирәләренә Кырымдай күчеп килгәнлекләрен белдерә торган бәгъзе бер галәмәтләр бу көндә бөтенләй юк түгел. Гомумән бу тирәләр белән Кырым арасында борынрак ниндидер бер мөнәсәбәт булган. Хәтта бу көнге Бигишевләрнен дә бер вакыт Кырымнан килеп Әҗегә урнашулары турында дөрестлеге бик ачык мәгълүм булмаган кайбер риваятьләр телләрдә йөри.

Мөсадәрә — кулга төшерү, көчләп алу.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1706 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz