Суббота, 11.05.2024, 14:40:46   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 2 » КӘМӘЙ СЕБЕРДӘ
КӘМӘЙ СЕБЕРДӘ
15:37:34
Себергә баргач, Кәмәйнең улы Сөнгатулла бер бай кызын ярата башлый. Бу бай кызын Сөнгатуллага бирергә риза булмый. Кыз үзе ата-ана рөхсәтеннән башка гына Сөнгатуллага чыга. Кызның абзасы юлбасар була, сеңлесенә: «Иреңне үтерәм мин»,— дип йөри. Бервакыт кызның абзасы Сөнгатулла артыннан куа китә. Кыз өйгә кайтып каенатасы Кәмәйгә әйтә, абзасының Сөнгатулланы үтерергә китүе турында. Кәмәй үзенең рысагына атлана да китә становой приставка. Кызның абзасын становой пристав әллә кайчаннан эзли икән, тота алмый икән. Кәмәй әйтә: «Менә, фәлән кеше минем кодам була, шул кеше минем улымны үтерергә китте,— ди.— Шуны үтерә алсам, миңа ни була аның өчен?»— ди.

Пристав әйтә: «Башын кисеп китерә алсаң, егерме биш сум награда бирәм»,— ди.

Кәмәй рысагына атланып китә. Тегенең артыннан җитеп, кодасының башын кисеп төшерә кинжалы белән. Кодасы моның улына илле метр гына җитмәгән була.

Становойга барып күрсәтә башны, бик зур бүләкләп чыгара Кәмәйне. Кодасы Иркутскида бөтен халыкка зыян итеп йөргән юлбасар булган икән.

Картайгач, инде туксан яшьләренә җиткәч, чәй эчеп утырган вакытта, шул кодасының балалары Кәмәйне атып үтерәләр — үч алалар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 841 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz