Шул чакта Болгар шәһәренең атаклы бәкләреннән Кабан исемле бер асыл зат үзенең бала-чага, туган-тумачалары белән чапкыннардан котылып, Чулман иделе аркылы чыгып, хәзерге Кабан күленең кояш чыгышы ягыннан читтәрәк булган бер кашлак урынга килеп тукталган... Бу кашлак үзе куаклык булып, тирәләре калын кара урман белән чолганган булган. Бу кашлакның тирә-җүнендәге калын кара урманнарда аю, бүре, елан, аждаһа кебек ерткычлар бик күп булган. Шуның өчен бу урманнарда торырга бик куркыныч булган.
Кабан бикнең яннында бер Алып та булган. Ул үзенең көче белән халыкны ерткычларда аклаган. Алыпның аждаһа ерткычларны кыруыннан ул тирә тынычлап калган. Кабан бик әлеге Алып белән шунда берничаклы торгач, аларның янына урман араларында качып йөрүче бүтән мөселманнар килә башлаганнар. Шулай итеп кешеләр күбәйгән.
Алып күп файдалар китергән. Бу урын авыл булып киткән. Монда күп еллар асыл зат Кабан баш булган, гомер иткән. Бу урынга беренче булып Кабан бик килеп утырганга күрә бу авыл Кабан дип аталган.