Моннан соң икенче елны Әхмәтгәрәй хан вафат булган, урынына Күчем хан ханлыкка утырган. Ширбәт шәех белән бергә иңгән Муса вәзирнең улы Якуп мулла шул ук Иртеш суының буенда Саргач волосында Ишем суының тамагында урын кылып торырга килгән. Балаларны укытып, халыкка дин өйрәтергә Ишем тамагында өй кылган.
Анда торып гомер кичергән. Якуп мулланың улы Юныс мулла икән, Юныс мулланың тагы бер улы, янә Якуп мулла дип атаганнар, аның улы Абдулла икән, аның улы Салар Суфый икән, аның улы Касмак икән. Касмак заманында Мәскәүдән Ярмак килеп, Себерне алган, яусыз, сугышсыз. Күчем хан Иртеш суының башына берничә җәмәгатьләре белән качып киткән. Касмак вә һәм калган җәмәгатьләр Мәскәүнең Ак патшасын сөеп, Күчем ханны кумый, верный подданный булып, монда йорт кылып калганнар.
Ул вакытта монда патша хәзрәтенең гаскәри кешесе аз икән. Казакълар вә һәм калмыклар дигән халыклар иңеп, яу кылып, яшь ул-кызны улҗа кылып алып китәләр икән. Касмак бик батыр, куәтле кылыч оргучы, найза тотучы, ук атучы кеше икән, ди; вә һәм ул заманда үзгә авылларда, ягъни йортларда һәм бик батыр кешеләр бар икән, ди. Касмак шул кешеләрне башлап, ул-кызны улҗа кылырга килгән калмыклар белән казахларны яулашып, кырып кайтара икән. Ул заманның Мәскәүнең патшасы Касмакка кылыч, ат биреп җал акча биргән. Патшаның бер күн указы һәм бар иде, дип әйтәләр. Касмакның бертума ир карындашы һәм бар икән, ди, исемен Исәнмәт дип әйтәләр. Исәнмәт һәм бик батыр пәһлеван куәтле кеше икән, ди. Картлар әйтәләр: «Бер көн Иртеш суыннан агып килеп, бер өлкән тет агачы кырда яткан икән. Муллалар: «Безгә бер тамаша күрсәт?»— дигәндә, Исәнмәт кырга чыкты, шул тет агачын күтәреп әйләндереп салды.
Касмак калмык түрәсенең унсигез яшьлек бер хуп җәмаллы кызын улҗа кылып тотып алган да, үзенең яулыгын кызның муенына салып, вә һәм бер укны кызның башына ташлап, үзенең бертума агасы Исәнмәтне алып килеп, кызны янында калдырган. Агасына әйткән: «Мин килгәнче бу кызны сакла!»— дип. Аннан соң Касмак үзе калмыкның түрәсен куып киткән. Ишем тора салынган җирдә җитеп, калмыкның түрәсен үтергән. Калган калмыклар качып киткәннәр. Шул җирдән Касмак кире кайткан.
Ул вакытта Касмак һәм кайтып җитеп килде. Бу хәлне күргәч үк Әйтә Булумга әйтте:
— Мал бирер идем, малың бар, бу яхшылыгыңа сине кияү кыламын,— диде, вәгъдә кылды. Кайтып килгәч, Әйтә Булумны кияү кылды. Айбат исемле, җәмаллы кыз карындашы бар икән, аны никах укытып кушты. Калмык түрәсенең кызы өч көн авырып үлде.
Касмакның улы Теләүмәт, Теләүмәтнең улы Конай, аның улы Би кәнә икән. Аның улы — Аитбага, аның улы — Раимбакы. Ошбу Раимбакы мулланың улы мин — Ильяс мулла. Атам Раимбакы мулла йөз яшькә җитеп үлде. Атамнан ишетеп калган сүзләремне яздым.