Посетители |
Онлайн всего: 6 Гостей: 6 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 2 » ХӘЙЛӘ ГАБДУЛЛА
ХӘЙЛӘ ГАБДУЛЛА | 16:01:26 |
Ямурза — ясаклы татарлар авылы. Шуңа алты-җиде кешеле семья килә. Читтән килгәннәргә җир бирмиләр. Алар арендага алып чәчәләр. Тегермән дә кирәк була. Бервакыт боларның тегермәненә он тартырга килгән бер кеше югала.
Эзлиләр, эзлиләр, табалар моны. Үтерелгән була. Туганнары әрхәрәйгә гариза язып бирәләр.
Суд килә. Тегермәнчегә каторга дип карар чыгаралар. Моңа киңәш бирәләр: «Әгәр дә чукынсаң, котыласың»,— дип.
Шуннан моны Пәнҗәргә алып барып чукындырып, икон биреп җибәрәләр. Ну, болар мөселманлыкны ташламыйлар. Поп күренсә генә баздан иконны алып почмакка куялар, тәрене муенга тагалар.
«Пәнҗәргә барсаң, поп кыстый, авылга кайтсаң, мулла кыстый»,— дигән сүз шуннан кала.
1905 елны гариза язып, мөселманга әйләнә. Габдулла абзый Хәйлә Габдулла, ягъни Михайла Габдулласы дигән кушамат шуннан кала.
Ямурза — Татарстанның Әгерҗе районындагы авыл.
Пәнҗәр — Пьяный Бор. Әгерҗе районындагы авыл. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1702 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|