Хәерби авылына, чукындыру өчен, өч түрә килгән, имеш. Алар старостага килгәч, арадан бер авыл кешесе: «Сез боларны тоткарлап торыгыз, мин кайтып хәнҗәремне алып килим әле»,— дип, чыгып киткән. Тегеләрнең арасында берсе татарча белгән. Шуннан соң түрәләр чыгып качканнар, имеш.