Воскресенье, 12.05.2024, 01:23:32   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 2 » ХӘМИДУЛЛА ВӘСКИН
ХӘМИДУЛЛА ВӘСКИН
15:29:31
Хәмидулла, әтисе Ибраһим белән, бер помещикта тора. Аңа ул вакытта унсигез яшь була. Бу бервакыт управляющийне илтеп куя, пар ат белән. Юлда чанасы кагыла да управляющийне ега. Шуның өчен өйгә кайткач, канюшнигә ябып, Хәмидулланы бик каты кыйный. Шул хәлдән соң Хәмидулла әтисенә әйтә: «Мин монда эшләмим, илгә кайтам»,— дип.

Монда чит илләрдән килгән бер сөрелмеш кеше була — Бикморза. Менә шул Бикморза белән сөйләшәләр дә, урманда үзләренә бер землянка аныклыйлар. Шуннан алар помещикларны талап йөри башлыйлар. Бик эзәрлекли башлагач, Бикморза качып китә, Хәмидулла бер үзе кала. Шуннан соң Хәмидулла Рузаевкадагы бер байга — сатучыга узел йөртергә яллана. Авылдан-авылга, өйдән-өйгә кереп сатып йөриләр. Күпмедер вакытлар эшләгәч, аны солдатка алалар. Солдаттан өч елдан соң кайта. Аның Пешлә авылында бер яраткан кызы була — Җәмилә атлы, шуңа өйләнә дә Ләмбрә авылына алып килә. Бер балалары була — Сөнгатулла. Хәмидулланың бер сукыр сеңлесе була — Шәрифә.

Хәмидулла һәр вакытта өйдә тормаган, өйдә хатыны белән сеңлесе генә торганнар. Үзе чиркәүләрне, үз авылларын әйләндереп алган боярларны талап йөргән. Халыкка тимәгән, халык аны һәрвакыт яклап торган. Бәйрәмнәрдә фәкыйрь кешеләргә киемгә акчалар биргән, ашарларына, үгезләр суеп, итләр өләшкән. Әгәр берәр кешенең аты яисә сыеры булмаса, чакырып алып сораган да, кирәк чаклы акча биреп җибәрә торган булган. Ике мәртәбә үзен кулга алганнар, берсендә качкан, икенчесендә Ростовта тотып Себергә җибәргәннәр. Себердә ул туксанга хәтле яшәгән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1462 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz