Суббота, 11.05.2024, 21:16:49   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 2 » ХИСАМИ КАЧКЫН БЕЛӘН СОТНИК
ХИСАМИ КАЧКЫН БЕЛӘН СОТНИК
16:10:26
Хисаминын солдатта егерме биш ел хезмәт итәсе килмәгән, шуңа күрә ул солдаттан качкан. Безнең Энәле урманында егерме биш ел гомер үткәргән. Үзе йөргән әфисәр киеме белән. Кылычы да булган. Әйбәт иярле аты да бар иде, ди. Атын Танайка дигән урыс авылыннан тай чагында урлап китеп үстергән. Атының һөнәре шул икән: кеше-фәлән килә башласа, аягы белән төртеп уята икән.

Хисами бик көчле булган. Ярлыларга зарарын салмаса да, байларның акчаларын талап кала икән. Авылда көндез йөргән заманда да моны тотарга куркалар икән. Моның ашап-эчеп тора торган урны Йомралы дигән авылда Хиси дигән кешедә булган.

Шуннан Йомралы байлары киңәш иткәннәр.

— Идрәс авылына да әйтик, Карабай авылына да әйтик. Дүрт авыл берләшеп тотынсак, моны тотарбыз,— дигәннәр. Шуннан соң дүрт авыл кешесе җыелган, бар да күсәкләр белән.

Саклап торган заманда Хисами качкын, Хисиләр йортына кереп, атын бәйләмичә генә киртәгә куйган, алдына солы салган, шинельләрен чоланга элеп куеп, үзе өйгә кергән. Хиси моңарга аракы китереп бирә. «Хисами эчә башлагач тотарбыз» дип, дүрт авыл хәзер булып тора. Шулвакыт Пүчинкәнең Мөкән дигән бай, пар ат җигеп, Әнәлегә китә. Әнәледә бар икән өязгә йөри торган сотник. Сотникка бара да әйтә:

— Без Йомралыда Хисами качкынны тотабыз, әйдә, тизрәк!—ди.

— Тукта, мин ашыйм әле,— ди сотник.

— Анда ашарсың, зинһар, әйдә тизрәк,— ди.

Сотник белән утырып китәләр. Йомралыга барып җитәләр. Сотник, барып җиткәч, качкынга әйтә:

— Әйдә, Хисами абзый, мин сине тотам, чык. Мин сотник,— ди.

Качкын әйтә:

— Әгәр мине тотарга тырышсагыз, бар авылыгыз белән турап бетерәм, кылычым кулымда,— ди. Качкын кылычын тартып ала да тәрәзә янына чабып китә. Сотник куркудан артына таба китеп егыла.

Шуннан, тәрәзәдән пожар багурларын тыгып, качкынны тартып алырга тырышалар. Хисами качкын кылычы белән чабып, багурның сабын кисә. Шуннан соң аңарга бүтән агачлар белән төртәләр. Хисами качкынга тарлык килә. Ул менә мич башына. Мичне сүтә дә, керә торган бер кешегә кирпич белән бәрә. Шунда бик күп кешене яралый. Алай да булса качкынга чыгарга чама калмый. Пич янында түбә тактасы өзек икән. Хисами качкын иңбашы белән түбә тактасын күтәрә дә түбә өстенә менә. Түбә өстенә менсә, ни күрсен, асылынып тора икән сүс. Кесәсеннән шырпы ала да сүскә ут төртә.

Хисаминың аты янына бер кеше дә бара алмый икән, кем килсә дә тибә, тешли икән, алай да булса унике яшендәге үсмер чоланга кереп Хисаминың киемнәрен кия дә, Хисами булып барып, Хисаминың атын богаулый. Хисами үзе сүскә ут төрткәннән сон, әвеслек буенча ябышып китә аты янына. Әгәренки Хисаминың аты богауланмаган булса, шунда һичбер кешегә тоттырмый икән, аның аты кош кебек оча икән. Ул капкадан йөрми икән, биек читәннәрдән дә, басу капкасы өстеннән дә сикереп кенә чыга икән. Хисами качкын әвеслек киштәсеннән барып, атының өстенә килеп төшсә дә, һич нәрсә эшли алмый: аты богаулы. Шуннан әвеслек киштәсенә тотынып, күршесе ягына чыгып китә. Күрше ягына сикереп төшкән вакытта анда тора икән бик таза гына егетләр, алар моны күсәк белән кыйный башлыйлар.

— Качкынны тоттык,— дип кычкыралар. Шул тавышны ишетә дә сотник йөгереп бара. Тиз генә качкынның кулын, аягын богаулап ала. Богаулап алганнан соң моны арбага салалар. Тәтешкә озатырга.

Халык бар да әйтә:

— Хисами качкынны күреп калыйк. Бай кеше булганмы, ярлы кеше булганмы, бик көчле булганмы? — диләр. Сорашалар, ул ярлы кеше баласы икән.

Мәкән бай әйтә:

— Бер ярлыны үтергәннән нәрсә була. Без моны үтерик. Тагын качар да безне борчыр, ди.

Халык әйтә:

— Үтермик, без аны судка гына бирик,— диләр.

Мәкән бай шушының куанычыннан кесәсеннән акчаны ала да, урамга бик күп акча чәчә.
Шуннан соң сотник моны Тәтешкә алып китә. Алдан бара дүрт арбалы. Һәр арбада дүртәр кеше күсәкләр белән. Арттан бара дүрт арбалы, болар да күсәкләр белән. Уртадан бара качкын белән сотник. Качкын сотникка әйтә:

— Без бара торган юл өстендә Лувин дигән авыл бар. Ул урыс авылы. Шул турыда бик куе таллык бар,— ди.— Шул таллык арасыннан минем дүрт иптәшем килеп чыгар. Мине алар белән сөйләштермә, мин барыбер эләккән инде,— ди.

Сотник әйтә:

— Хисами абзый, нидән соң син бу сүзне әйтәсең? — ди.

Качкын әйтә:

— Мин сине жәллим. Синең бер улың бар, бер кызың бар. Минем иптәшләрем сине үтерерләр. Шуның өчен син аларны якын китермә,— ди.

Тал арасына барып җиткәч, моның дүрт иптәше килеп чыкты. Тегеләр «тукта!» дип кычкырсалар да, болар туктамадылар. Тегеләр әйттеләр:

— Безне Хисами белән сөйләштер,— диделәр.

Сотник сөйләштермәде, атларны туктаттырмады. Тал куагын үтеп киткәннән соң, сотник әйтте:

— Син, Хисами абзый, мине нидән жәллисең? — диде.— Бакчы, мин сине тоттым да,— диде.

Качкын әйтте:

— Син мине тоттырсаң да кыйнаттырмадың, имгәттермәдең. Шуңарга күрә мин сине жәллимен,— диде.

Бераз баргач, качкын әйтте:

— Сотник, мин сиңа тагын бер файда итим,— диде.

— Ярый, ит,— диде сотник.

— Сезнең авыл башында карама бар. Шул караманың авыл ягына киткән бик зур бер ботагы бар. Шул ботак астында итек балтырына тыгып, бик күп алтын тәңкә күмеп куйдым. Шул синең гомереңә җитәр,— диде.— Аннары,— диде,— кырда «Салкын кре» дигән чыганак бар. Шул чыганактан басып су ала торган төштә бик зур таш бар. Шул ташны күтәреп кара, каршы каплаган таба булыр, шуның эчендә алтын тәңкәләр бар,— диде.

Тәтеш чирәменә җиткәч, Хисами качкын:

— Минем кулларымда богау бармы?—диде.

Сотник әйтте:

— Бар,— диде.

Качкын кулындагы богауны салды да сотникка бирде:

— Мә богавыңны,— диде.— Аягымда богау бармы?— дип сорады.

— Бар,— диде сотник.

Аягындагы богауны да, кулына алып, сотникка бирде:

— Мин Тәтешкә кермим, инде качамын,— диде.

Иптәшләре күренер-күренмәс кенә килә ди арттан. Качкын әйтте:

— Син законны беләмсең, мин шушыннан качсам, минем урынга төрмәгә син керәсең. Хәзер минем куәтем бар инде, ял иттем. Элекке куәтем керде,— диде.

Сотник нишләсен, аның командасында күсәкләр генә. Качкынның дүрт иптәше бар. Аларның кылычлары да бар. Сотник:

— Мине харап итмәсәнә,— дип җылады.

Качкын жәлләде. Ул шуннан богауларын тагын киде.

Сотник качкынны исправникка илтеп бирде. Исправник әйтте:

— Килдеңме, Хисами,— диде.

— Килдем,— диде Хисами.

— Дөньяда бар курыкканым син идең,— диде исправник.

Качкын әйтте:

— Мин эләксәм дә минем иптәшләрем каладыр. Сезнең ише байларга без юл бирмәбез,— диде.

Шуннан исправник моңардан тагын да шикләнде.

Исправник качкыннан дөньяда ниләр эшләгәнен сораша башлаган иде, Хисами шулай дип җавап бирде:

— Әүвәле атыма солы салыгыз, аннары сөйләрмен,— диде. Атына солы салырга барганнар
иде, ат бер дә якын да җибәрми: тибә дә, тешли дә.

— Атың янына якын бара алмадык,— дип кереп әйттеләр.

Шуннан качкын әйтте:

— Бар, салыгыз, мин кычкырырмын,— диде.

Шуннан бардылар ат янына. Бу тәрәзәдән кычкырган иде, ат тимәде. Атка солы салдылар.

Шуннан соң исправник әйтте:

— Хисами, син барыбер бу җиргә кайтачак түгел, сат атыңны миңа,— диде.

Качкын әйтте:

— Миңа хәзер акча кирәкми. Мине казна ашатыр. Бу атны Танайканың Курамшин дигән кешегә бирегез. Шул кешенең таен урлап үстергән идем,— диде.

Теге исправник тагын җавап ала башлады. Хисами качкын әйтте:

— Мин болай җавап бирә алмыймын. Кәҗүнни багурлар белән тырнап минем аркаларымны авырттырдылар. Миңа бир аракы,— диде.

Хисами качкынга бер стакан аракы китереп бирделәр. Хәзерге замандагы бер литр хәтле булган. Теге шуны эчкән дә бетергән.

Шуннан исправник әйткән:

— Син дөньяда качкын булып йөреп, ничә кеше үтердең? — дигән.

Хисами качкын әйткән:

— Бер генә кеше үтердем, ул да унсигез яшь чамасындагы кыз иде,— дигән.

Исправник сораган:

— Матур идеме? — дигән.

— Ул кыз кебек матур кешене мин гомеремдә күргәнем юк иде,— дигән.

Исправник әйткән:

— Ул кадәрле матур булгач, ник үтердең? — дигән.

Хисами качкын әйткән:

— Мин аны шулай үтердем,— дигән,— атна көн хатыннар, кызлар урманга җиләк җыярга килгәннәр. Мин куак төбендә утырып торам. Бу кыз җырлый-җырлый җиләк җыя. Җырын миңа терәбрәк җырлый. Моның җырын ишеткәч, тәкатьсез булдым. Кеше йөри илендә, авылында. Мин егерме ел буенча урманда ятамын. Миңа рәхәт юк, дип җылыймын. Хатыннар бер заман: «Кайтыйк, безнең чиләк тулды»,— дип кычкырдылар. Мин бу тавышны ишеттем дә: «Бу әз җырлады бит әле, тагын бер-ике сәгать җырлатасы иде. Мин дә ике сәгать җылар идем»,— дидем. Шуннан аларның чыга торган юлларына куе гына куакка барып яттым. Алар мине күрмиләр. Минем яннан берәм-берәм үтеп китәләр. Бу кыз минем турга килеп җиткәч кенә, җырлату нияте белән, сузылып итәгеннән тоттым. Итәгеннән тоткан чагында, мине күрде дә кыз куркып егылды да үлде. Шуннан соң, бу баланы харап иттем, дип ике сәгать җыладым, башымнан акыллар чыкты.

Бу баланы нишләтим, дип уйлап торган заманда, башыма акыл килде. Кесәмнән кәгазь-карандаш алдым да, хат яздым. Хатымда сүз шушы: «Син, мулла, бу кызны рисвай итмә. Бик яхшы гына күм. Син күммәсәң, мин сине күмәрмен». Хат эченә өч тәңкә куеп, хатны кызның чәч үременә бәйләп куйдым. Уйлап тордым да тагын бер хат яздым, бу хатны шулай яздым: «Моңарга мин зарар итмәдем. Итәгеннән тоткач, куркып үлде. Ыстановой, син моны ярдырма. Ярдырсаң, мин сине ярырмын». Хат эченә янә өч тәңкә акча тыктым. Хатның берсе муллага, берсе ыстановойга. Менә шуннан соң дөньяда һичбер кеше үтергәнем юк. Мин, үземә ашарлык кына, байларны талый идем, фәкыйрь халыкка һичбер тимәдем,— дигән.

Исправник сотникка әйтте:

— Син моны Казанга губернаторга илт,— диде.

Сотник әйтте:

— Мин бит аны үзем генә илтергә куркам,— диде.

— Мин сиңа саклашып илтергә ике казак бирәм,—диде.

Сотник Хисами качкынны Казанга губернаторга илтте.

Губернатор Хисами качкыннан җавап алды. Ул губернаторга да шул җавапларны гына бирде.

Шуннан Хисами качкынны төрмәгә илтеп яптылар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1323 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz