Воскресенье, 12.05.2024, 01:57:08   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 2 » КИЕЗ КАТАЛАР
КИЕЗ КАТАЛАР
18:14:52
Бервакыт мәҗлескә җыелган авыл картлары Гали Чокрыйдан сораганнар:

— Синең һөнәрең бар диләр, әйдә күрсәт әле,— дип.

— Ярый,— дигән,— ачуланмасагыз күрсәтәм,— дигән дә: — Әнә, күрәсезме? — дип, мичкә төртеп күрсәткән.

Ә анда мәҗлескә килүче картларның киез каталары киптерергә куелган икән.

Шунда картлар ни күрсеннәр, мичтә каталар түгел, үрдәкләр йөзеп йөри. Шул чак Гали Чокрый:

— Үрдәкләрне чалыгыз!—дигән.

Арадан берсе тиз генә пычак эләктереп алган да үрдәкләрне берәм-берәм чала башлаган. Инде барысын да тотып чалып бетерсә, ни хикмәт, үрдәкләр юкка чыкканнар, ә барлык киез каталарның да башлары кисек имеш.

Картлар тәмам аптыраганнар, уфтанганнар да — хәзрәттән:

— Ничек шулай эшли аласың, өйрәт әле безгә дә,— дип үтенгәннәр.

Гали Чокрый:

— Җиде карлыгач итен мичкә куеп, ябык савытта, парда пешереп ашарга кирәк моның өчен,— дип җавап биргән, ди.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 919 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz