Суббота, 11.05.2024, 18:50:18   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 10 » ӨКЛЕГӘ БАТЫР
ӨКЛЕГӘ БАТЫР
13:06:10
Бервакыт казакълардан Кучкар дигән бай, көч җыйнап, биш йөз ат белән барабаларга каршы килә. Моны ишеткәч, картлар Тамдауга җыелып, киңәшә башлыйлар.

— Монда китермичә, йөз чакрымга казакълар каршына батыр җибәрергә кирәк,— диләр. Кеше эзлиләр. Өклегә батыр унтугыз яшендә икән. Ул китәргә рөхсәт сораган. Картлар шатланып риза булганнар. Казакълар Чаны күле ягыннан килгәннәр. Өклегә батырның ак байталы булган. Тамдау авылыннан чыккач, Өклегә үзенең укларын берничә километр аралаштырып салып бара икән. Юл тар булган. Өклегә казакълар белән очрашкан. Атыш башланган. Казакъ биш йөз кеше булган.
Өклегә чигенә-чигенә атыша икән. Тегеләр кими башлаганнар, аптыраганнар моның көченә. Өклегәгә карата:

Әй бараба, бараба,
Артың качып барамы?
Астындагы ак байталың
Алып очып барамы? —

дип җыр чыгарганнар. Чөнки Өклегә батырның ак байталы канатлы кош кебек очып, юкка чыгып китә икән.

Өклегә казакъларны Тамдау авылына якын китермәгән, тегеләрне кырып бетерә язган. Исән калган казакълар көч-хәл белән генә кире качканнар. Кучкар бай да бергә чигенгән. Кучкарның кешеләре дә үлеп беткән. Өклегә батыр Кучкар байны Бишбога һәм Мачалы күлләре арасында килеп тоткан. Шуннан аның колак-борыннарын кисеп, кире кайтарып җибәргән. Шулай итеп Тамдау халкы исән калган, башка барабалылар да казакъ һөҗүменнән котылганнар. Өклегә батыр җиңүче булып калган.

Берничә ел үткәч, бараба халкына калмыклар һөҗүм иткән. Ике як зур гына бер кырда очрашкан. Үзара сөйләшү булган. Күп халыкны кырганчы, ике батырны гына очраштырырга дип сөйләшкәннәр. Батырлар кырның ике ягына басканнар да атыша башлаганнар. Бараба халкыннан — Өклегә, тегеләрдән бер пәһлеван чыккан.

Өклегә түбәтәй астына печән тутырып кигән икән. Атыша башлагач, калмык батыры Өклегәнең түбәтәен күргән. Атып җибәргән икән, түбәтәй салынып төшкән. Калмык батыры Өклегә үлде дип, сикереп торган да каршыга чаба бшлаган. Моны күзәткән хәйләкәр Өклегә җәясен яхшылап тартып, угын калмыкның күкрәгенә төзәп атып та җибәргән. Калмык батыры ат өстеннән шап итеп авып төшкән, җирләр селкенгән.

Җиңелгән калмыклар бирелгән, сугышлар туктаган.

Бу вакыйгадан соң бараба җирләрендә казакъ, калмык һәм башка халыклар белән андый бәрелешләр булмаган. Бу көрәшләрдә танылучылардан иң соңгысы булып Өклегә калган.

Моннан ерак түгел Өклегәнең кабере бар, диләр. Ом елгасының аръягында. Өклегәне көмеш кылычын, ук, җәяләрен бергә салып күмгәннәр икән, дип сөйлиләр. Аның кабере калку булып ерактан күренеп тора икән.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 956 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz