Воскресенье, 12.05.2024, 11:58:00   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 8
Гостей: 8
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 10 » ӨКЛЕГӘ ҺӘМ АК ПАТША
ӨКЛЕГӘ ҺӘМ АК ПАТША
13:08:17
Күчем хан җирләре Курганга кадәр җәелгән була. Халкының күбесе күчеп йөргәнгә, ул аларның барысын да ияртеп китә алмаган. Күчемнән калган кешеләр Өклегә батыр белән бергә «барабыз» дип вәгъдә иткәннәр. Ләкин Өклегә аларны алып бармаган, шуның өчен Күчем аларны мыскыллап «бараба» дип атаган. Өклегәнең гаскәре ук-җәя белән генә коралланган булганлыктан, казакъларның һөҗүмнәреннән саклана алмаган. Казакълар мал-туарларын, бар мөлкәтләрен талаганнар, яшь кызларны, егетләрне алып киткәннәр. Барабалар казакълар белән сугышып яшәгән чорда (моннан 400 еллар элек) курганнар барлыкка килгән. Әлеге курганнар урнашкан җирдән Казагстаннан Барабага сәүдә юлы үткән.

Шул вакытта Өклегә ак патша турында ишеткән һәм аннан ярдәм сорарга барган. Ак патша моңа ике йөз солдат биргән. Баштарак алар үзләрен яхшы тотканнар, соңыннан башбаштаклыкка керешкәннәр. Солдатлар чакмалы мылтыклар белән коралланган булганлыктан, Өклегә аларны тыя алмаган. Өклегә солдатларга мылтыкларын салып өеп куярга тәкъдим иткән, алар ул кушканча эшләгәннәр. Һәр солдат каршына бер татар туры килерлек итеп, аларны өстәл артына кара-каршы утырткан. Солдатларның утыруы булган, татарлар аларны кырып ташлаганнар.

Шуннан соң Өклегә янә патша янына киткән һәм аңа бу хәлне сөйләп биргән. Патша гаиләле крестьяннар җибәрергә вәгъдә иткән. Алар күчеп утырганнар да игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә башлаганнар. Беркадәр вакытлар үткәч, бу крестьяннар үзләрен хуҗа итеп сизә башлаганнар һәм, Өклегәгә буйсынмыйча, татарларның иң яхшы җирләрен тартып алганнар.

Өклегә тагын патшага киткән. Патша чикләр билгеләргә землемерлар җибәргән. Алар Харламовский отвод дип аталган бер бүленеш ясаганнар: татарларга аучылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнергә уңай урыннар, рус крестьяннарына сөрү җирләре бүленеп бирелгән. Патша Россиягә үз теләге белән кушылган «бараба» ларга «князь» исеме бирү һәм хәрби хезмәттән азат итү турында указ чыгарган. «Бараба»лар белән очрашканда рус крестьяннары аларны «князь» дип атарга, әгәр дә аларның йоклап яткан чагы булса (әйтик, юлда), князьнең тынычлыгын бозмас өчен, әйләнеп узарга тиеш булган.

Өченче мәртәбәсендә Өклегә патша яныннан әйләнеп кайтмаган. Аның урынына Бикбау мулланы билгеләгәннәр. Ул Тамдау авылында яшәгән. Өклегә заманында барабалылар ясаклылар булса, мулла аларны акчалата салым бирүчеләр иткән. Ясаклы булган чакта налогларны җәнлек тиреләре белән түләгәннәр. Бикбау кирәк кадәр җәнлек тиреләре җыя алмагач, патшага бурычлы булып калган. Аның өстенә, мулла карта уйнарга ярата һәм бик күп оттыра икән. Хәтта бер чиновникка бөтен мал-мөлкәтен һәм үз кызын да оттырган. Ул аларны киредән сатып алырга вәгъдә иткән, әмма, ясакларны бетереп, татарларны акчалата налог түләүчеләр итүне сораган. Түләм кеше башыннан чирек тиен (дүрт кешедән бер тиен була) тәшкил иткән. Бу ул заман өчен бик зур түләм була, әмма мулла, үз кесәсендә калдыру һәм әҗәтләрен каплау өчен, әле күбрәк тә җыйган. Шулай итеп, ул бөтен оттырганнарын кире кайтарган.

Тара округындагы ясакны бетерү мәсьәләсенә багышланган җыелышка бараба татарларының вәкиле барабалыларны хәрби хезмәттән азат итү һәм князь исеме бирелү турындагы патша указының төп нөсхәсе белән килә (бу нөсхә кеш тиресенә алтын белән язылган була). Тарада бу нөсхә урлангач, патша аның күчерелмәсен бирә, әмма тиздән аны гамәлдән чыккан дип игълан итә. Ул барабаны утрак тормышка күчерә башлый, бу — казакъларга каршы торуны җиңеләйтә. Бараба авыллары барлыкка килә. Аларның авылларына, егерме биш еллык солдат хезмәтеннән котылыр өчен, Рәсәй татарлары да качып киләләр. Качып килүчеләр арасында муллалар да була, алар бараба татарларына ислам динен кертә башлыйлар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2755 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz