Суббота, 11.05.2024, 21:00:07   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 25 » КОШМАН
КОШМАН
21:42:48
Кошман дигән — бер елганың исемедер. Бөрле суының җәнүб тарафында. Кошман авылының мөселман авылы булганына бик күптән түгелдер. Кошман авылы элгәре урыс авылы булгандыр.

Моннан мөкаддәм ике йөз еллар чамасында Кошман мөселманнары Бишбатман авылыннан күчеп барганнардыр. Кошман урыслары Бишбатманга алар урынына килеп урнашканнар. Сәбәбе ни рәвешледер, тәхкыйк белгәнем юк. Вә һәм аннан соң Кошманның бәгъзе нәселләре Тәтештән килгән халыклардыр.

Югарыда мәзкүр булган Кармыш бабаның балалары Болгардан чыккан адәмдер. Кармыш баба үзе Тәтештә булган. Ике углы бар икән; берсе Янкилде исемле, Кармыш авылы фасылында зикер ителде ; янә бер углы Заид исемле булгандыр. Ул Заид исемле углы берничә заманнар Җуынчыда булган, аннан соң аның нәселе Кошманга килгәндер. Кармыш бабаның бабаларының бабасы Нәреш дигән адәм булгандыр. Аның углы Туктар баба, аның углы Кармыш бабадыр; аның углы Заид, аның углы Гомәр, аның углы Сәйфетдин, аның углы Фәхретдин, аның углы Шәрәфетдин хәзер дә Кошманда имамдыр. Аның углы Хәйретдиндер.

Тәхкыйк — ачык.
Фасыл — бүлек.
Зикер ителү — искә алыну.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1477 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz