Посетители |
Онлайн всего: 22 Гостей: 22 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 1 » КОТЛЫМБӘТ ТӘВКИЛЕВ
КОТЛЫМБӘТ ТӘВКИЛЕВ | 17:12:48 |
Бервакыт, Оренбург шәһәренә барганда, Оренбургтан Иж заводына килә торган Котлымбәт Тәвкилевне очратып, Яушев аңа башыннан узганнарын сөйләп биргән. Тәвкилев исә:
— Син берничә авыл халкын үз крестьяннарың итеп тота алмаячаксың. Менә мин Оренбург шәһәрендә командалык итәм, шулай ук хөкүмәтнең зур кешеләре белән эш күрәм. Мин аларны кулымдагы куәтем белән баш идереп, үз крестьяннарым итә алырмын,— дигән. Шушы сөйләшүдән соң, килешеп, Иж елгасы буендагы авылларның язмышын Тәвкилев тәкъдиме буенча хәл иткәннәр.
Тәвкилев бу юл белән, артык көч түкмичә, Тирсә, Мордыби һ.б. авылларны үз кулына төшерсә дә, Балтач халкын тиз генә җиңә алмаган. Тәвкилев җибәргән кешеләр белән балтачлылар арасында сугышлар булып, Тәвкилевнекеләр чигенергә мәҗбүр булганнар. Балтач халкы мондый җәберлекләрнең сәбәбен Яушев белән Тәвкилевтән генә күрмичә, хөкүмәт гаделсезлегеннән дип карап, хөкүмәттән баш тарта башлаганнар. Тәвкилев Балтачның хөкүмәттән баш тартуы турында губернаторга хәбәр биргәч, уполномоченный килеп, Барҗы авылындагы Моратовларга төшкән. Ул үзе янына Балтачтан кешеләр чакыртса да, алар буйсынмаганнар. Шуннан соң уполномоченный Котлымбәткә Балтач авылын гаскәр белән чолгап алып, халкын Себер җибәрергә рөхсәт биргән. Балтач кулга алынгач, күп кеше суктырылган һәм уналты яшьтән кече вә картаеп эштән чыгып, йөрергә хәле калмаган әби-бабайлардан башка барысы да Себер җибәрелгән.
Балтач Тәвкилевләр кулына төшкәч, авылның Мөхәммәтшаһ исемле кешесе, җәберләүгә түзә алмый, Тәвкилевләрнең тамырын корытырга дин, аларның Бәләбәй өязендәге утарларына барып Котлымбәтне атмак чы булган. Әмма сатлыклар аркылы алдан хәбәр алган Тәвкилевләр, хәзерләнеп торып, Мөхәммәтшаһ аганың үзен үтергәннәр.
Котлымбәт Тәвкилев - генерал-майор Котлыг-Мөхәммәт Тәвкилев (1675-1766), Яшерен комиссия тәрҗемәчесе, Петр I нең 1723 елгы Каспий походында катнаша, 1731 елда казакъ ханы Әбүл Хәергә җибәрелгән илчелекнең җитәкчесе, башкорт восстаниеләрен бастырудагы "хезмәтләре" өчен хөкүмәт тарафыннан аңа җир һәм крепостнойлар бирелә (Шура, 1915, №2, 32-36 бб.).
...сугышлар булып... - Тирсә волосте крестьяннары патша хөкүмәтенә каршы 1742-1744 һәм 1764-1767 елларда кораллы восстание күтәргәннәр. Бу турыда кара: Алишев С.Х. Каһарман бабайлар. Казан, 1976, 31-40 бб. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 1303 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|