Суббота, 11.05.2024, 16:22:29   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 31 » ЛАШМАН
ЛАШМАН
22:03:49
Мең сигез йөзенче еллар тирәсендә әлеге Беренче Май районының төньяк өлешендә тоташ кара урманнар булган. Патша егерме биш ел буена хезмәт итеп кайткан солдатларны шундый буш җирләргә күчереп утырта, шул буш җирләрдән урын бүлеп бирә торган булган.

Кара урманга беренче мәртәбә аяк басып яши башлаган кешеләр әнә шул солдатлар, ди, инде.

Елховой* авылыннан Вәлит исемле кеше, солдаттан кайткач, 1842 еллар тирәсендә, туганнары белән беренчеләрдән булып Лашман авылына төпләнә. Тигезлек, матур җирләр була бу төштә. Яшел урман арасыннан су агып чыга — Кама башлангычы. Тирә-юнь авыллардагы кешеләр бу куышларда, алачыкларда яши башлаган кешеләрне «Вәлит авылы кешеләре» дип атаганнар.

Бу җиргә килеп утырган кешеләргә һәр метр җирнең урманын кисеп, җирен чистартып, авырлыклар белән яшәргә туры килә.

Лашман сүзе нужаны белдерә*. Бу авыл урынында бик күп көч салып, зур нужа, дәрт белән чистартканга шул яңа авылны Лашман дип атаганнар.

Елховой — Татарстанның Лениногорск районындагы авыл.

"Лашман" сүзе "нужаны белдерә — лашманнарның авыр хезмәте бәетләрдә дә чагылыш тапкан (Татар халык иҗаты. Бәетләр, 142 б.).
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1806 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz