Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 1 » МӨХӘММӘТШӘРИФ ШӘКЕРТ
МӨХӘММӘТШӘРИФ ШӘКЕРТ | 21:48:11 |
Мөхәммәтшәриф дигән шәкерт Пугачевка кушыла. Аннан кайткач, мәдрәсә оештырып, үзенә бер төрле тәгълимат тарата. Ул: «Байлар — алланың дошманы, җир — алланыкы»,— дигән. Үзе яланаяк йөргән. Байлардан, бәддога белән куркытып, ярлылар өчен ярдәм ала торган булган. 1828 нче елны югала, шуннан соң аны бер арестантлар группасында Себергә озатылганда күрәләр. Үргәнеч шәһәрендә Мөхәммәтшәриф шәех Бәйрәкәви төрбәсе бар, бик оста эшләнелгән ташы да бар.
Мөхәммәтшәриф — Мөхәммәд Шәриф бине Ибраһим әл-Бәйрәкәви (1841 елда Үргәнечтә үлә). Р. Фәхретдинов аның турында: "Байларның кысуларыннан риза булмыйча илен ташлап китте" — дип яза (Асар, 1 ңилд, 8 җәзә, 458-469 бб.). Тарихи чыганаклар Пугачев восстаниесендә татар руханиларының да катнашулары турында сөйлиләр: мәсәлән, пугачевчы мулла Сәлим бине Габдерәхим әс-Сабави турында Ш. Мәрҗани искә алып үтә (Мәрҗәни, 1900, 220 б.). |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 722 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|