Суббота, 11.05.2024, 22:27:18   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 24 » МУЛЛА ИЛЕ
МУЛЛА ИЛЕ
21:54:34
Бу Мулла Иленең асылы бик күптәндер. Монда бер Муллагыл дигән кеше Болгардан килеп утыргандыр. Алар, әүвәл килгәндә, берничә кеше булып килгәннәр. Бәгъзесенең исемнәре мәгълүм түгел. Аларның берсе Муллагыл дигән кеше. Янә алар белән берәү бар икән, Шәехби дигән адәм. Ул үзенең бер углы белән килгән. Углы Теләш исемле галим булгандыр; Мулла Илендә дәрес әйткән, мәдрәсә ихъя кылган. Бу Шәехбинең атасы Тәмте дигән кеше. Асыл Кытайдан килгән кешедер. Болгар йортында Кытайдан, һиндстаннан килгән кешеләр күп булгандыр. Болгар төзек заманда Болгар җирендә ярминкә булып, Һиндстаннан, Кытайдан сәүдәгәрләр килеп сату итәләр икән. Шул сәбәпле аннан килгән кешеләр бәгъзе сәбәпләр белән бу җирдә калганнардыр. Мулла Иле бик кадимге авылдыр. Янә аннан соң ике йөз ел чамасында, яки 1660 нчы елларда, Хуҗаштан байтак халык күчеп Мулла Иленә кушылгандыр вә һәм Әҗемнән күп мөселманнар анда күчкәннәрдер. Әҗем дигән авыл (хәзердә Мәҗен дип йөртәләр) Зөядән ерак түгел авылдыр. Хуҗаш хосусында бераз бәяны кичте.

Мулла Илендә Тәмте балаларыннан бер мулла Ишмөхәммәд дигән адәм булган. Теләшнең углының углыдыр; яхшы галим кеше вә һәм хафизе кәламулла икән вә һәм кыйраәт гыйлеменә бик маһир кеше булгандыр. Ничә ел Мулла Илендә дәрес әйткән. Ул заманда Мулла Илендә иген белән сату итүчеләр, байлар күп булган. Вә һәм Мулла Илендә зур пристань булган; вә һәм Борындыкта пристань булган. Бәрле сулары, Гәбенә сулары бик зур су булган; вә һәм Зөя суында суднолар, баркалар йөридер икән. Бу авыллар Үтәк каласы тирәсендәге авыллар булганга күрә, Үтәк каласына игендер вә һәм башка төрле малдыр җыеп илтүчеләр, байлар күп булгандыр. Мулла Иле зияратында бер таш бар — гәрчә бик күптәнге булмаса да, шул Тәмте балаларыннан килгән нәселдер. Бу таш казып язылгандыр, ошбу сүзләр: «1199 сәнә* мөхәррәм ае, тәүфикъ алладан, дөнья һәм анда булган нәрсәләр бетәчәк. Бу урында Габделхаликъ бине Габделбакый бине мулла Сәед бине Касыйм бине Ишмөхәммәд Хафиз бине Имбулат бине Иреҗмес бине мулла Теләш бине Шәехби бине Тәмти-Хытай әл-Болгари күмелгән». Вә янә моннан башка бер яңарак таш бар, шул югарыдагы кешеләрнең нәселеннәндер, 1850 нче елда вафат булган. Мулла Илендә мөкаддәмрәк бер Вәлид ишан дигән адәм бар икән. Аны монда тәфсыйлән язылмады, якындагы кеше булган өчен (ләкин черновойда бардыр). Вә янә Мулла Иле зияратында бер таш бар, бик күптәнге, бер хатын кешенең кабере булмак кирәк, ошбу рәвешчә язылгандыр: «Тарих тукуз йөз унда Тәвәккәл гаялы Рәҗәб Солтан... Әсәд даре фәнадин даре бәкага рихләт кыйлды». Ләкин югарыда язылган аятьләре ашыгычлык белән язылмады. Бу таш Норлат зияратындагы таш иясенең, ягъни Тәвәккәлнең әүвәлге хатыны булырга кирәк. Ул Тәвәккәл исемле кеше Норлатта булып, әүвәлге хатыны Рәҗәб Солтан Мулла Иленә килеп вафат булгандыр. Бу ташның язылганына 380 еллар буладыр; 1493 нче елларда язылган булырга кирәк.

Ихъя кылу — төзү, салу.
Хафизе кәламулла — Коръәнне күңелдән белүче.
Кыйраәт — уку, күрми кычкырын уку.
Тәфсыйлән — җентекләп.
Черновой — кулъязманың караламасы.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 2490 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz