Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 2 » ӘПСӘЛАМ АИТОВ
ӘПСӘЛАМ АИТОВ | 13:23:40 |
1760 нчы елларда Бәйрәкәдә Әпсәлам Аитов дигән бай яшәгән. Пугачев хәрәкәте кузгалгач, ул Пугачев армиясенә, кешеләр оештырып, икмәк җибәрә. Пугачевның ярлы крестьяннар яклы икәнен белгәч, хәйләгә керешә, Оренбургтагы камалган патша гарнизонына да икмәк җибәрә. Бөгелмәдәге патша армиясенә дә икмәк җибәрә, һәм: «Миндә икмәк күп, тагын сезгә бирермен»,— дип вәгъдә итә. Шуннан соң үзенең бер амбарына мунчала тутырып, өстенә бераз бодай сибә дә шул бодаен хөкүмәт кешеләренә күрсәтә. Бер төнне үзе чыгып ут төртеп, амбарын яндыра. Янгыннан соң патша администрациясенә, пугачевчылардан зыян күрдем, дип гариза яза. Патша хөкүмәте бу «ярдәмнәре» өчен Әпсәлам Аитовка дворянлык титулын бирә. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 705 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|