Суббота, 11.05.2024, 23:30:21   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 2 » ПУГАЧЕВ
ПУГАЧЕВ
11:55:23
Пугачев вакыйгасын әткәй (Сөләйман Аитов) буйлә сөйлидер иде: Пугачев, сурәте вә кыяфәте гүзәл Дон казагы булып, ул хәлендә гаскәрлектә хезмәт иткән. Сонра гаскәрлектән качкан... Анда-монда качып-посып йөреп, ахырында Җаек буенда фарфузга барып, берәүгә хезмәткә ялланган. Шул заманнарда император Петр Федорович Әби патша (Екатерина) тарафыннан газел кыйлынган. Петрның шуннан соңгы хәлен халыклар ачык белмәгәннәр вә төрле-төрле сүзләр сөйләр булганнар. «Петр сәламәт качып котылган, көннәрнең берендә тәхетне кире кайтарып алачак икән» кеби сүзләр таралган. Җаек казаклары старый вера булдыкларыннан, казакларның сакалларын кыру хакындагы низамлар сәбәбеннән әби падишаһтан риза булмаганнар вә Петрның килеп чыгуына өмидләнеп йөргәннәр. Шул вакытларда кемнәр тарафыннандыр: «Петр Җаек казаклары арасында качып йөри икән»,— дип бер сүз шаигъ кыйлынган.

Пугачев мал көтеп йөргән вакытында, бер карт казак моны күреп, кыяфәт вә сурәтенең солтанат булуыннан, югарыдагы сүз тәэсире илә, «Петр шушы адәм булмасын» дип, Пугачевдан: «Син Петр Федорович түгелме»,— дип сорыйдыр. Пугачев дәррәү сизенеп хәйлә юлына керә вә: «Инде сиздең, ләкин моны һич берәүгә дә әйтә күрмә! Сер булып торсын!»— дип бик тәэкид кыйла. (Бер сүзне шаигъ итәсе килүчеләр өчен аны берәр кешегә «Һич тә сөйли күрмә!» дип сөйләргә кирәк буладыр, шуннан соң ул колактан колакка «сер» булып бөтен дөньяга тараладыр.) Карт казак, кешегә сөйләмәскә вәгъдә итсә дә, сер итеп кенә сөйләүдән тыела алмый, вә шуның сәбәбеннән Пугачевның Петр Федорович идегендә казаклар арасында шөбһә калмый. Шуннан соң аннан да моннан да халыклар җыелышып, Пугачев хозурына киләләр вә куәт хасил кыйлып, зур бер җәмгыять тәшкил кыйлалар.

Фарфуз (форпост) — крепость.
Газел кыйлыну — урыннан куылу.
Низам — тәртип, закон.
шаигъ кыйлыну — таралу.
Тәэкид кыйлу — ышандыру.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 969 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz