Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 2 » ПУГАЧЕВ ЧАПКЫННАРЫ
ПУГАЧЕВ ЧАПКЫННАРЫ | 12:27:40 |
Пугачев Башкортстаннан Агыйдел буйлабрак Минзәлә тирәсеннән узган. Безнең авыл — Иске Минзәләбаш — элек Минзәләбаш өязенә керә иде. Пугачевның кайбер чапкыннары безнең тирәгә дә килеп җиткәннәр. Моннан ерак түгел Каравыл тавы дигән бик зур тау бар. Пугачев чапкыннары әлеге тауда каравыл торганнар. Күпме икәнен әйтмәсәм дә, байтак вакыт булса кирәк, шул вакыттан Каравыл тавы исемен дә алып калган. Кәүҗияк тирәләрендә дә аның группалары күренгәләгән. Кәүҗияк янында бер авыл Драгун Бикмәт дип атала. Пугачевның бер чапкыны Бикмәт исемле булган да, ул атлы да булгач, Драгун аталган булса кирәк инде. Ул утраклы булып калган соңрак шул тирәдә. Шуннан аның авылы Драгун Бикмәт дип исемләнеп киткән булырга тиеш.
Пугачев яулары Минзәлә буйлап, Каманың теге ягына узып, Каманың уң ягы белән Казан юнәлешен алса кирәк. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 2519 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|