Воскресенье, 12.05.2024, 10:30:42   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 2 » ПУГАЧЕВЧЫЛАР КАЗАНДА
ПУГАЧЕВЧЫЛАР КАЗАНДА
12:05:40
1774 ел яз башларында: «Пугачев Казанга килә» дигән хәбәрләр чыкты. Бу вакытта мин 10—11 яшьләрдә идем. Шуннан соң губернатор халыкларны Мәкәриягә барудан мәныг итте. Бу вакытта халыклар Мәкәриягә бавырсак, сохари кеби ашлар хәзерләп алып баралар, бал вә сыра куялар иде. Шушы заманда бистә мөселманнарының картлары Кара Сәйфулла атасы Ибраһим иде. «Пугачев Казанга якынлашты» дип хәбәр булгач, шул Ибраһим, мөселманнарның Мәкәриягә алып барырга дип хәзерләнгән аш-суларыны, сыра вә балларыны Әфәнде мәсҗеде алдына җыйдырды. Такталар түшәп, шуның өстенә аш-суны тезеп, хәзерләп куйдылар, картлар мәсҗед алдына җыелышып тордылар. Шул вакытта безнең йортымыз Әфәнде мәсҗеде каршысында (хәзерге мәктәп урынында) булганга күрә, мәсҗед алдында булган эшләрне без күреп торыр идек. Ул вакытта күл буенда урам юк, хәзерге урам буенда күл буе бакчалык иде.

Бер көн иртә берлә шул күл буендагы бакчаларга, карчыга мисалында ябырылып килеп, урыс, марҗа тулды. Мәгәр дә бонлар Пугачевтан куркып шунда килеп сыенганнар икән. Шуннан соң Пугачевның Казанга килеп җитүе мәгълүм булды.

Бервакыт Пугачев гаскәре килә башлады. Бу гаскәр чирмеш, чуаш, урыс, башкорттан гыйбарәт булып, кайсы атлы вә кайсы җәяүле, кораллары сөңге вә кылыч, чалгы вә тимер сәнәк, ухват вә кисәү агачы кебек нәрсәләр иде. Кайсылары попларның укалы киемнәрен киеп, башларына марҗалар кия торган нәрсәләрне кигәннәр вә кайсыларының өсләре яхшы булып, аяклары ялангач. Шундый гажәп кыяфәттә заһир булдылар.

Безнең җыелып торган картларымызны күргәч, башкортлар: «Илмесез, яумысыз?»— дип кычкыра башладылар. Картлар (ни эшләсеннәр?): «Ил, ил»,— дип җавап биреп тордылар. «Алай булса, Атага бәйгать бирегез!»— диерләр. Картлар исә бонларны ашарга утыртырлар иде. Башкортлар, туйганнан соң: «Бәйгатькә барыңыз!»— дип китәрләр иде.

Шулай итеп ике-өч көн азапландылар. Ахырында, бик кыстый башлагач, чарасыз Ибраһим карт, унҗиде кешене яраклап атка атландырды вә үзе дә, күсәккә таянып, анлар илә берлектә, җәяүләп, Пугачев янына дип, Арча кырына китте. Тугры бармый, бәлки Акком астыннан әйләнеп акрынлап киттеләр, һәр каюсы уң кулларына Пугачев галәмәте булган күк чүпрәк бәйләделәр.

Шушы сәфәрдә Ибраһим карт, Москва юлында калын кара тузан күреп, Әби падишаһ гаскәренең килгәнлеген сизә вә янындагы адәмләргә шул гаскәргә барып кушылырга әмер итә. Бонлар дәррәү генерал Михельсон командалыгында булган әби падишаһ гаскәренә барып: «Ярдәмгә килдек»,— дип кушылалар.

Сугыш булудан куркып, энеләрем Муса һәм Йосыф илә берлектә, асрау кызга ияртеп, безне Яңа бистәгә җибәрделәр. Шушы вакытта без юлда бер лодка эченә кереп качып яттык. Кичкә таба тавыш басылгач, өйгә кайтырга чыктык. Юл буенда сөңге, кылыч кеби кораллар, үлгән вә җәрәхәтләнгән атлар анда-монда яталар иде. Бонлар Михельсон драгуннары тарафыннан кырылган Пугачев гаскәренең кораллары вә атлары булган икән.

Михельсон гаскәренә каршы тора алмый, Пугачев гаскәре сынды вә качты. Әмма крепость капкасын өч-дүрт көнгә кадәр ачмадылар. Крепость эчендәге гаскәрләр бик ачыкканнар иде. Пугачев гаскәреннән сәламәт калган аш-суларны Ибраһим карт, мәсҗед алдыннан алдырып, крепостька китертте вә туп тишекләре аркылы гаскәрләргә өләштерде.

Пугачев гаскәре китдегеннән соң, бәгъзе урыслар: «Мөселманлар Пугачевка каршы тормадылар, аларга җәза бирергә тиешле!»— дип хөкүмәткә мөшәвәрәт бирсәләр дә, бер тарафтан Михельсон гаскәрендә булган кырымлы бер чукынган генерал: «Алар безгә ярдәм бирделәр»,— дип мәзкүр сүзгә каршы тордыгыннан, икенче тарафтан крепость эчендәге гаскәрләрнең: «Татарлар ашарга китереп җитештермәгән булсалар, ачтан кырыладыр идек»,— дигәннәреннән андый-мондый бернәрсә булмады.

Пугачев гаскәреннән әсир төшкән адәмнәргә җәза бирелде. Бер мөселманны (Исмәгыйль исемендә), ике бистә арасында, икенче бер кешене күл башында астылар.

Мәныг итү — тыю.
Заһир булу — күренү.
Бәйгать бирү — күренү.
Яраклау — коралландыру, хәзерләү.
Мөшәвәрәт — киңәш.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1245 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz