Воскресенье, 12.05.2024, 14:27:37   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 25 » РӘҖӘП
РӘҖӘП
21:47:40
Рәҗәп авылы — моннан биш йөз еллар алда корылган бер авыл. Аның беренче килеп утырган кешесе Рәҗәп атлы, шәһри Болгарның зур кешесе булган. Ул, үзенең агай-энесе белән шәһри Болгардан күчеп килеп, безнең Рәҗәп авылын нигезләгән.

Рәҗәп баба килгәндә, безнең бу тирә кап-кара калын урман булган. Бу урманда һәртөрле ерткычлар, җәнлекләр — аюлар, бүреләр, болан сыерлары көтү-көтү булып йөргәннәр. Ә урманның яшел агачларында чамасыз күп бал корты илләре булган. Җәй көннәрендә балны әнә шушы кыргый умарталардан алганнар. Аннары аны шәһри Болгар базарына илтеп сата булганнар.

Урманнарда көртлек, тиен кебек киек җәнлекләр дә аз булмаган. Безнең бабалар бу җәнлекләрне аулап, аларның тиреләрен шәһри Болгар базарына илтеп сатканнар. Әле без яшь чакларда шәһри Болгар ханнарын, шәһри Болгарның матурлыгын, байлыгын, андагы бакчаларны, базарларны катыштырып җырлый торган бәетләр укылып йөри иде. Соңыннан бер кеше бик матур итеп Болгар заманнарын искә төшерә торган хикәяләр сөйли иде. Кайбер кешеләр аларны җылап тыңлап утыралар да: «Әй, ул заманалар»,— дип сагыналар иде. Ул заман хәлләрен яхшы белүче кешеләр еллар үткән саен азая бара. Язып-укылып йөри торган бәетләр, хикәяләр дә төрле сәбәптән бетә баралар.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 1412 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz