Тора авылының башланып китүе шуннан гыйбарәт: Салават Юлаев сугышып яткан вакытта, Тора авылыннан ике километр ераклыкта штаб булган. Шул штабта торган вакытта бер бала табалар. Бу баланы Тора авылы янында бик зур урманда, зур агач эченә яшереп саклыйлар. Салават шунда пост та куя, үзенең штабында связной йөртә. Алар баланың тереклеге турында әйтеп торалар. Салават сорый:
— Бала ничек?
— Бала тора, тере,— дип Салаватка әйтәләр.
Ике сәгать үткәч, Салават тагын сорый: — Бала ничек?
— Бала тора, яхшы,— дип әйтәләр.
Менә шулардан соң, яу үткәннән соң, бу авылга Тора дигән исем бирелеп кала. Соңында бала яу белән бергә киткәнме, кайда булгандыр, анысы билгеле түгел, ләкин Тора авылының исеме «бала тора, тере» дигән сүздән алып калынган.