Воскресенье, 12.05.2024, 07:53:38   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [11]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6524
Посетители
Онлайн всего: 14
Гостей: 14
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2011 » Август » 2 » СИН БЕЗНЕҢ АВЫЛ КЕШЕСЕ ТҮГЕЛ
СИН БЕЗНЕҢ АВЫЛ КЕШЕСЕ ТҮГЕЛ
18:35:26
Күп илләр күреп, дөнья гизеп йөргәннән соң, бервакыт Габдерәхим яңадан үзенең туган авылы Яңа Кадигә кайтып төшкән. Туган-тумачалары, дус-иптәшләре белән күрешеп сөйләшкән һәм авылда төпләнеп калырга булган. Ләкин авыл старосталары аңа: «Синең атаң Яңа Кади кешесе түгел, Тимәшнеке иде. Шулай булгач без сиңа йорт корырга җир бирә алмыйбыз, әнә Тимәшкә барып ал»,— дигәннәр. Габдерәхим моңа бик кайгырган, ләкин нишләсен. Ул үзенең бөтен китапларын бәләкәй арбага төягән дә, хатынын, балаларын ияртеп, авылдан чыгып киткән. Киткән вакытта шагыйрь:

— Сау бул, сау бул, Утыз Имән, урман-күлләрең белән.
Мин дә сине сагынырмын, кайгылы көннәрен белән,—

дип җырлаган.

Авылны чыккач, ул мәһабәт булып үсеп утыручы утыз имән яныннан үткән. Алар янында туктап, кулы белән аларның кайрыларын сыйпаган, күтәрелеп, зәңгәр күккә үрелгән очларына караган. Шунда Габдерәхим: «Утыз имән түгел бу, алтын имән»,— дип әйткән.

Аннан сон ул туган авылына соңгы караш ташлаган да көнчыгыш яктагы үрнең урман ачыклыгыннан чыгып киткән. Ул урман ачыклыгы анда хәзер дә бар, халык аны «Габдерәхим хәзрәт ачыклыгы» дип йөртә.
Категория: Риваятьләр | Просмотров: 5687 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Рейтинг@Mail.ru
Rambler's Top100
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz