Ул вакытта Уыш елгасына тар гына агач басма салынган була. Шуннан калмыклар чыгалар икән дә кызларны алып китәләр икән. Ә халык карап тора икән.
Бервакытны егерме биш ел хезмәт иткән бер солдат армиядән кайтып бара икән. Ул вакытны шундый закон булган. Егерме биш ел хезмәт иткән солдат үзенең мылтык-коралларын алып кайта ала икән. Олы Уыш халкы моны күрә дә үзара сөйләшә: «Менә бу солдатны ялласак, ул безне калмык халкыннан коткармас микән»,— дип. Моның белән сөйләшәләр. Солдат әйтә:
— Мин риза,— ди.— Минем әти-әнием дә, хатыным да, якыннарым да юк. Әгәр дә миңа бер үгез тиресе кадәр җир бирсәгез, мин сезгә хезмәт итәм,— ди.
Болар риза булалар. Авылдан бер-ике чакрым читтә моңа бер избушка салып бирәләр. Бу яши башлый.
Бервакыт калмык килә. Солдат чыга да аларны мылтыгы белән атып куа. Ә тегеләрнең, мылтыгы юк. Алар ике киләләр, өч киләләр, аннан соң килми башлыйлар.
Өч ел үтеп китә, договорның срогы бетә. Солдат әйтә инде: