Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Август » 1 » СТРОГАНОВЛАР
СТРОГАНОВЛАР | 16:57:34 |
Патша Иван Грозныйның Казан ханлыгына ясаган походы вакытында руслар ягына татар кешесе — Нигъмәтҗан чыга. Разведчик буларак, ул күп мәртәбәләр татар гаскәрләре урнашкан җирләргә үтеп керә, андагы кеше, корал, саны турында мәгълүматларны рус командованиесенә җиткерә. Әмма Нигъмәтҗанның хыянәте ачыла. Кардәшләре аны җиргә сузып салып, ышкы белән тәнендәге итен юналар, сөякләре генә кала тегенең. Шундый коточкыч үлем белән үлә Нигъмәтҗан. Аның ике улы була: Еникей һәм Иннокентий (соңгысы Нигъмәтҗан христиан диненә күчеп, чукынганнан соң туган, күрәсең). Аларны Строгановлар дип атаганнар. Аталарының күрсәткән хезмәте өчен, патша Еникей белән Иннокентийга Кама буендагы җирләрне бүләк итә*. Ул җирләр безнең районнан төньяктарак урнашкан.
Строгановлар бай һәм мәрхәмәтсез завод хуҗалары булганнар. Үзләрендә эшләүче татар һәм рус крепостнойларын юк кына гаепләре өчен дә богаулап җир астында череткәннәр. |
Категория: Риваятьләр |
Просмотров: 658 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|